Марсель Әхмәтҗанов
Марсель Ибраһим улы Әхмәтҗанов (рус. Марсель Ибрагимович Ахметзянов; 26 март 1939, Шөгер, Татарстан АССР — 18 апрель 2025, Казан) — СССР һәм Россия әдәбият белгече, археограф, текстолог, фольклорчы. Филология фәннәре докторы (1998), профессор. Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе. Халыкара төрки академиясе академигы.
Тәрҗемәи хәле
1939 елның 26 мартында Татарстан АССРның Шөгер районы, Шөгер бистәсендә (хәзерге Татарстан Республикасының Лениногорск районы) туа[5][6]. Милләте — татар.
1943 елда Әхмәтҗановлар гаиләсе Татарстан АССРның Арча районы (1940 нчы елларда — Кызыл Юл районы) Яңа Кенәр авылына күчеп килә[7].
Җиде яшендә әти-әнисе аны Яңа Кенәр урта мәктәбенең рус классына бирә. Бары тик татар телендә генә фикерләргә һәм үз уйларын белдерергә өйрәнгән бала рус телендә укуга яраклаша алмый һәм, чынлыкта, укудан баш тарта. Киләсе елда әти-әнисе аны татар классына күчерә.
Урта мәктәпне 1957 елда Яңа Кенәрдә тәмамлый.
1957 елда Казанга килә. Казан авыл хуҗалыгы институтында, аннары Казан химия-технология институтында укып карый, әмма белгечлекләрнең аңа туры килмәвен аңлый. Аннан Казан дәүләт университетының татар бүлегенә укырга кереп карый, ләкин үтү балын җыя алмый.
1963 елда Казан дәүләт университетының тарих факультетына кичке бүлеккә укырга керә, аны 1968 елда «тарихчы» белгечлеге буенча тәмамлый. 1960 нчы елларда — 1970 нчые еллар башында Казан компрессорлар заводында балта остасы булып эшли.
Студент елларында язучы Нәкый Исәнбәт, археограф Альберт Фәтхи һәм сәнгать белгече Фоат Вәлиев белән таныша. Алар белән аралашу аның фәнни юнәлешен сайлауны — борынгы татар язма мирасын эзләү һәм өйрәнүне билгели.
1972—1975 елларда СССР фәннәр академиясе Казан филиалының Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында «татар теле тарихы» белгечлеге буенча көндезге аспирантурада укый. Беренче этаптагы фәнни җитәкчесе — филология фәннәре кандидаты Фазыл Фасиев; беренче археографик экспедициягә ул аның белән бергә Яшел Үзән районы авылларына чыга.
Фәнни карьерасы
1975 елдан — Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының текстология бүлеге фәнни хезмәткәре. Галимҗан Ибраһимов, Һади Такташ, Фатих Әмирханның академик әсәрләр җыелмаларын әзерләүдә катнаша.
Кандидатлык диссертациясен «Татар шәҗәрәләрен тарихи һәм тел гыйлеме күзлегеннән тикшерү» темасына 1981 елда Алматы шәһәрендә яклый (Казанда диссертация советы вакытлыча ябылу сәбәпле).
1986—2009 елларда — ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының кулъязмалар, фәнни һәм архив фонды бүлеге мөдире, «Мирасханә» язма мирас үзәген оештыручы һәм аның күпьеллык җитәкчесе.
1998 елда «Яңа археографик материаллар татар әдәбияты тарихы өчен чыганак буларак» дигән темага докторлык диссертациясен яклый.
Гомеренең соңгы елларында каты авырый, әмма өйдә эшләвен дәвам итә, үз хисабына һәм пенсия акчасына аз тиражлар белән китаплар чыгарып, аларны китапханәләргә тарата[8].
2025 елның 18 апрелендә Казанда вафат була[9][10][11].
Хушлашу 2025 елның 18 апрелендә Казандагы Карьер бистәсендә урнашкан «Коддес» мәчете янында уза. Ул Татарстан Республикасының Арча районы Яңа Кенәр авылы зиратында җирләнгән[8].
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлеше — татар археографиясе, текстология, эпиграфика, шәҗәрәләр өйрәнү, татар әдәбияты һәм фольклоры тарихы, татарларның этник тарихы.
Археограф буларак, экспедицияләр составында 30 ел эчендә Идел буе, Урал алды, Себер, Казакъстан һәм башка төбәкләрдәге 700мдән артык татар авылында була[12].
Фәнни әйләнешкә 320 дән артык татар шәҗәрәсен, 3500 дән артык кулъязма китапны һәм 1500 гә якын тарихи документны кертә. Үзенең һәм хезмәттәшләренең бәяләве буенча, Әхмәтҗанов туплаган татар генеалогияләре коллекциясендәге шәҗәрәләр саны 800 дән артып китә[13].
Системалы рәвештә эпиграфик истәлекләрне — Татарстан һәм күрше төбәкләрдәге XVII—XVIII гасырлар татар кабер ташларындагы язуларны туплый, татар эпиграфикасының берничә җыентыгын бастырып чыгара.
Фәнни әйләнешкә кертелгән төп шәҗәрәләр:
- Кара бәк шәҗәрәсе — билгеле булган иң борынгы татар шәҗәрәсе, Чыңгызхан токымы; 20 дән артык исемлеге ачыкланган; нәсел дәвамчылары — Касыймов кенәзләре;
- Бикчура хан, Ишмән, Майкы би, Гәрәй би, Нократ татарлары шәҗәрәләре;
- Йосыповлар, Явышевлар, Суркиннар һ. б. кенәз шәҗәрәләре;
- мөселман традициясендәге хан һәм солтан шәҗәрәләре[14].
Марсель Әхмәтҗанов "Татар әдәбияты тарихы"н һәм "Тукай энциклопедиясе"н төзүчеләрнең берсе.
Алтын Урда, Казан, Касыйм һәм Нугай ханлыклары татарларының этник тарихы буенча фундаменталь хезмәтләр авторы. Татарстанның аерым авыллары тарихын, картографик чыганакларны тикшерә, 200 гә якын борынгы тарихи хаританы ачыклый.
Барлыгы 50-60 ка якын монография һәм китап, 1000—1200 дән артык фәнни, фәнни-популяр һәм публицистик мәкалә бастырып чыгара[15].
Хезмәттәшләре аның басмаларның сыйфатына карата таләпчәнлеген билгеләп үтә: «басмаларның сыйфатына бик сакчыл карый иде, аның өчен китапның тышкы бизәлеше дә мөһим иде. Ул тышлыкта милли бизәк булуына, аның үз күренеше белән үк татар китабы икәнлеген сөйләп торуына ирешә иде» — Бәхтияр Измайлов, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты[8].
Әдәби иҗаты
Әхмәтҗанов шулай ук шагыйрь һәм прозаик буларак та билгеле, ул Марсель Мәңгәри тәхәллүсе белән әсәрләрен бастыра.
Татар милләтенең язмышы темасы аның шигырьләрендә үзәк урынны алып тора. Әсәрләрнең күпчелеге галимнең куен дәфтәрләрендә кулъязма рәвешендә сакланып калган. Республика газет-журналларында татар халкының күренекле эшлеклеләренә багышланган Сөембикә ханбикә, Әмәт хан солтан, Җанчура батыр һ. б. турындагы поэмалары басылып чыг.
2017 елда авторның «Күңел тойгылары» исемле шигырьләр һәм чәчмә әсәрләр җыентыгы нәшер ителә.
Төп хезмәтләре
- Такташ Һ. Әсәрләр: Өч томда. Том 2 / төзүче, искәрмәләр М. Әхмәтҗанов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1981;
- Такташ Һ. Әсәрләр: Өч томда. Том 3 / төзүче М. Әхмәтҗанов. — Казан, 1984;
- Татар шәҗәрәләре / төзүче, кереш сүз авторы М. И. Әхмәтҗанов. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 128 б.;
- Татар кулъязма китабы. — Казан, 2000;
- Нугай Урдасы: татар халкының тарихи мирасы. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. — 215 б.;
- Татар шәҗәрәләре: энциклопедик белешмә. — Казан, 2001;
- Меңъеллык татар нәселе: Татар шәҗәрәләре һәм этник тарихыбызга бер караш. — Казан, 2011;
- XVII—XVIII гасыр татар ташбилгеләре. — Казан, 2005;
- Олы Мәңгәр авылы тарихы. — Казан, 1994;
- Дастаннар ватаны;
- Әйтер сүзләрем шушыдыр;
- Ахун авылының нәсел тарихы;
- Күңел тойгылары: шигырьләр, чәчмә әсәрләр. — Казан, 2017.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе;
- Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе (2013) — «Татар шәҗәрәләре» хезмәтләр циклы өчен;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2019)[16];
- Бөтендөнья татар конгрессының Ризаэддин Фәхреддин исемендәге премиясе.
Гаиләсе
Әтисе — Ибраһим Әхмәтҗан улы, партия хезмәткәре булып эшли. Әнисе татар морзалары нәселеннән булган һәм район башкарма комитетында эшли.
Галимнең бабалары хәзерге Татарстан Республикасы Әтнә районының Олы Мәңгәр авылыннан чыккан. Ул торгызган шәҗәрә: Җабак улы Абак улы Арыслан улы Мөслим улы Габдерәшит улы Галиәсгар улы Гайнетдин улы Әхмәтҗан улы Ибраһим улы Марсель.
Өйләнгән, улларын татар милли традицияләрендә тәрбияли. Хезмәттәшләре сүзләренчә, «хәтта иң авыр вакытларда да ул үз гаиләсендә (хатыны, уллары белән) татар традицияләрен, мәдәниятен, динен саклап кала алган»[17].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 https://www.business-gazeta.ru/news/669778
- ↑ https://tatar-inform.tatar/news/adabiyat-galime-marsel-axmatanov-vafat-5903386
- ↑ 1 2 3 4 5 https://antat.ru/tt/iyli/ob-institute/structure/sotrudniki/akhmetzyanov-m.php
- ↑ Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Tatarica энциклопедиясе
- ↑ Марселю Ахметзянову — 85 лет (рус.). antat.ru. Академия наук Республики Татарстан (26 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ В память о Марселе Ахметзянове: «Это большая утрата для исторической науки Татарстана» (рус.). milliard.tatar (22 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Шәҗәрәче галим. gazeta.tgim1.edusite.ru (1 май 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 В память о Марселе Ахметзянове (рус.). milliard.tatar (22 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Скончался выдающийся исследователь татарской культуры Марсель Ахметзянов (рус.). tnv.ru (18 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Умер известный татарстанский учёный Марсель Ахметзянов (рус.). kazved.ru (18 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Галим Марсель Әхмәтҗанов вафат. intertat.tatar (18 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Скончался выдающийся профессор и исследователь татарской культуры Марсель Ахметзянов (рус.). trt-tv.ru (18 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Древние рукописи и родословные … Ахметзянов Марсель Ибрагимович (рус.). ruvera.ru (28 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Древние рукописи и родословные … (рус.). ruvera.ru (28 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Марселю Ахметзянову — 85 лет (рус.). miras.info. Центр письменного наследия ИЯЛИ им. Г. Ибрагимова (26 март 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ Марсель Әхмәтҗанов «Фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнде. tatar-inform.tatar (10 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.
- ↑ В память о Марселе Ахметзянове (рус.). milliard.tatar (22 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июнь 2026.