Абрик Камалов
Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Камалов битенә күчегез.
Камалов Абрик Закир улы (12.1.1943, БАССР ның Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылы), механик. Физика-математика фәннәр кандидаты (1971), профессор (1997). РФнең шәрәфле югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003). Казан университетын тәмамлаганнан соң (1965) СССР ФА Казан филиалының Физика-техника институтында, 1973 елдан алып Казан төзүче-инженерлар институтында (1977 елдан теоретик механика кафедрасы мөдире) эшли, бер үк вакытта 1999 елдан башлап Фән һәм тел журналы (Казан) мөхәррире.
Фәнни эшчәнлеге
Фәнни эзләнүләре үзгәргән җисем механикасы проблемаларына багышланган. Камалов тарафыннан сыеклык агымында сыгылмалы юка тышчаларның ныклыгы, тотрыклылыгы, тирбәлеше һәм сыеклыкның алар тирәли агуы; тутырмалы тышчаларның көчәнеш астында үзгәргән хәле, тотрыклылыгы һәм тирбәлүе мәсәләләрен чыгару ысуллары һәм алгоритмлары эшләнгән. 200 дән артык фәнни хезмәт авторы. Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2009).
Хезмәтләре
- Теоретик механика. Мәгариф нәшрияты. Казан, 1996 (552 бит., илл.). [тат.]
Искәрмәләр
Чыганаклар
- Башкорт энциклопедиясе [башк.](үле сылтама)
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
Тема буенча өстәмә
2004—2013 елларда Татарстан Республикасының Фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт бүләге лауреатлары | |||||||||||||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 2004 ел |
| ||||||||||||||||||
| 2005 ел |
| ||||||||||||||||||
| 2006 ел |
| ||||||||||||||||||
| 2007 ел |
| ||||||||||||||||||
| 2008 ел |
| ||||||||||||||||||
| 2009 ел |
| ||||||||||||||||||
| 2010 ел |
| ||||||||||||||||||
| 2011 ел |
| ||||||||||||||||||
| 2012 ел |
| ||||||||||||||||||
| 2013 ел |
| ||||||||||||||||||
Калыплар: 1994-2003 • 2004-2013 • 2014-2023 • 2024-2033 / Татарстан премияләре һәм лауреатлары / Татарстан дәүләт бүләкләре | |||||||||||||||||||