Фән һәм тел (журнал)

«Фән һәм тел» журналы — төрле өлкә галимнәренә урын бирә торган, Казанда татарча чыга торган фәнни-хәбәри журнал. Беренче саны 1999 елның 25 мартында чыкты.

Татар телендә мәгълүмат мохитен киңәйтү максатыннан чыгарыла. Авторлар тарафыннан журналның концепциясе һәм стратегик юнәлешләре билгеләнгән: фәндә һәм мәгарифтә татар теленең потенциалын куллану, татар телендә фәнни мәгълүмат туплау, мәшһүр татар галимнәренең казанышларын популярлаштыру һәм әсәрләре белән татар халкын таныштыру һ.б.

Журналны оештыруда татар галиме Вагыйз Фәтхуллин роле аеруча әһәмиятле.

Рубрикалар

  • Тел, әдәбият һәм тарих
  • Милли мәгариф
  • Фән һәм гамәл
  • Фәнгә кереш
  • Җыеннардан хәбәр
  • Китап киштәсе

Журналның даими авторлары арасында: Рифгать Әхмәтьянов, Марсель Әхмәтҗанов, Җәүдәт Сөләйманов, Дөрия Рамазанова, Наил Туктамышов, Галим Хисамиев, Абрик Камалов.

Сылтамалар