Радик Хәсәнов

Радик Хәсәнов, Радик Шәүкәт улы Хәсәнов, рус. Хасанов Радик Шавкятович (1955 елның 30 июле, ТАССР, Чүпрәле районы, Иске Шәйморза) – Серго исемендәге заводның («ПОЗиС» ААҖ) генераль директоры (1998-2009; 2010 елдан), ТР атказанган машина төзүчесе (2000), фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премиясе лауреаты (2007), икътисад фәннәре кандидаты. Россия машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе[1].

Тәрҗемәи хәле

1955 елның 30 июлендә ТАССР Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туган. «Машина төзелеше технологиясе, тимер кисүче станоклар һәм кораллар» белгечлеге буенча А.Н. Туполев исемендәге Казан авиация институтын (хәзер А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты) тәмамлаган (1978). РФ президенты каршындагы дәүләт хезмәте академиясенең Мәскәү дәүләт һәм муниципаль идарә академиясендә һөнәри белем күтәрү үткән (2006). 1981-1983 елларда хәрби хезмәттә булган.

Хезмәт юлы

Хезмәт юлын Яшел Үзәндә А.М. Горький исемендәге судно төзү заводында участок мастеры булып башлый. 1983-1986 елларда цех башлыгы урынбасары, 1986-1991 елларда цех башлыгы.

1991-1998 елларда Яшел Үзән пассажир автотраспорт предприятиесе директоры.

1998-2009 елларда Серго исемендәге заводның генераль директоры.

2009-2010 елларда ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры, 4нче чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.

2010 елдан янәдән «Ростех»» дәүләт корпорациясенең (Россия Машина төзүчеләр берлегенә керә) Серго исемендәге заводының генераль директоры. Россия Машина төзүчеләр берлегенең Татарстан төбәк бүлекчәсе рәисе[1].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Искәрмәләр

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә