Татарстан Республикасының Атказанган машина төзүчесе

Татарстан Республикасының атказанган машина төзүчесе — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1980 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 431 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан машина төзелеше предприятиеләренең, берләшмәләренең, учреждениеләренең һәм оешмаларының машина төзелеше өлкәсендә кимендә 10 ел эшләүче югары профессиональ эшчеләренә, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләренә җитештерү бурычларын үтәүдәге, яңа техника, технология эшләүдәге һәм гамәлгә кертүдәге, продукция сыйфатын яхшыртудагы, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүдәге, җитештерүнең югары нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Тема буенча өстәмә