Нәҗип Хаҗипов (1957)
Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов (Нәҗип Хаҗипов, рус. Назип Накипович Хазипов, 13 сентябрь 1957, Сатыш, Татарстан АССР) — Россия муниципаль эшлеклесе, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары. Теләче муниципаль районы башлыгы (2020–2024). Биология фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы.
Тәрҗемәи хәле
Нәҗип Хаҗипов 1957 елның 13 сентябрендә Татарстан АССРның Саба районы Сатыш авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген 1974 елда Саба районының «Марс» колхозы комбайнчысы ярдәмчесе булып башлый. 1975 елдан 1977 елга кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1983 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.
Югары уку йортын тәмамлаганнан соң, «Марс» колхозының баш зоотехнигы булып эшли. 1985 елдан СБКФның Саба районы комитетында авыл хуҗалыгы бүлеге инструкторы. 1986–1989 елларда — Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы партия оешмасы секретаре. 1989 елдан Саба районының «Ильич» исемендәге колхозы рәисе.
1992 елда Теләче районында эшли башлый. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең авыл хуҗалыгы продуктларын сатып алу һәм аларның сыйфаты буенча бүлек мөдире, баш дәүләт инспекторы була. 2000 елдан районның халык депутатлары Советы рәисе урынбасары. 2001–2003 елларда район хакимияте башлыгы урынбасары — районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы.
2003 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары итеп билгеләнә[1].
2019 елның 18 сентябрендә Теләче муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә[2]. 2019–2020 елларда Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкара. 2020–2024 елларда — Теләче муниципаль районы башлыгы[3].
2024 елда VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлана. Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкара[4].
Фәнни дәрәҗәсе һәм мактаулы исемнәре
- Биология фәннәре кандидаты;
- Татарстан Республикасының Атказанган зоотехнигы.
Бүләкләре
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «Россия агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеш өчен» медале;
- «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы халык санын үткәрүдәге казанышлары өчен» медале;
- «2013 елда Казан шәһәрендәге XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» медале;
- Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте (2001, 2002, 2007);
- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау билгесе;
- Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы[5].
Искәрмәләр
- ↑ Дважды рождённый, помолодевший 2020 елның 15 декабрь көнендә архивланган.
- ↑ Тюлячинский район возглавил замминистра сельского хозяйства РТ Назип Хазипов
- ↑ Хазипов Назип Накипович. Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Хаҗипов Нәҗип Нәкыйп улы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
- ↑ Хазипов Назип Накипович. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 апрель 2026.
Сылтамалар
- Теләче муниципаль районы сайтында 2021 елның 15 апрель көнендә архивланган.