Тимерхан Әхмәтов

Тимерхан Габдулла улы Әхмәтов (рус. Тимерхан Габдуллович Ахметов; 30 июль 1934, Мурт, Алабуга районы29 декабрь 2014, Казан) — совет һәм Россия химик-технологы, техник фәннәр докторы (1981), профессор (1987), Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1995), РСФСРның атказанган уйлап табучысы (1977), СССР һәм РФнең шәрәфле химигы (1984, 1997).

Тормыш юлы

1934 елның 30 июлендә Алабуга районы Морт авылында туа. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган[1].

1957 елда Казан химия-технология институтын тәмамлый.

Хезмәт юлын Л. Я. Карпов исемендәге Менделеевск химия заводында башлый: мастер, өлкән мастер, цех башлыгы, заводның баш технологы, баш химик, баш инженер (1972 елдан) һәм директор (1983 елдан) вазифаларын башкара. Химия заводын җитәкләгән елларда шәһәрнең социаль өлкәсенә игътибар бирә. Шәһәр халкы һәм завод хезмәткәрләре торак, 9 балалар һәм мәгариф учреждениеләре белән тәэмин ителә, яңа Химиклар мәдәният сарае салына, Спорт сарае, Пионерлар йорты һәм социаль инфраструктура объектлары төзелә[2].

1970-1980 елларда шәһәр һәм район советы депутаты була. Т.Г. Әхмәтов инициативасы белән һәм турыдан-туры катнашында химия заводы каршында Казан химия-технология институтының Органик булмаган матдәләр һәм материаллар технологиясе кафедрасы филиалы төзелә, бу заводның 70 тән артык эшчесенә югары инженерлык белеме алырга мөмкинлек бирә.

1966 елда кандидатлык диссертациясен, ә 1980 елда докторлык диссертациясен яклый.

1985 елдан Казан химия—технология институтында эшли башлый. Профессор, Докторлык һәм кандидатлык диссертацияләре Советларының әгъзасы булып тора.

Техник фәннәр докторы (1981), Казан дәүләт химия—технология университетының органик булмаган матдәләр һәм материаллар технологиясе кафедрасы профессоры (1987).

Э.С. Касыймовның «Томан аша» (1968), «Һаваларда тургай» (1973), «Чулман — оныклар дәрьясы» (1976) романнары геройларының прототибы[3].

2014 елның 29 декабрендә вафат булган, Казан шәһәрендә җирләнгән.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик булмаган матдәләр (шул исәптән аеруча чиста матдәләр) технологиясенә карый.

Ярлы фосфоритлардан катлаулы фосфор-калий-магнийлы ашламалар ясау технологиясен, Татарстан җир асты тозлыкларыннан һәм нефть суларыннан йод, бром, натрий гидроксиды һәм натрий карбонаты, поташ һәм микроэлементлар табу технологиясен эшли. Алюминий оксидын (лейкосапфир, рубин, алюмоиттрийлы гранат монокристалларын үстерү өчен чыганак материал) табу ысулын; алюмомагний шпинелен, махсус корыч өслеген электроизоляцион каплам белән каплау өчен тотрыклы магнезий суспензияләрен табу ысулын тәкъдим итә.

Әхмәтов тәкъдим иткән чиста алюминий, бакыр һ.б. төсле металлар җитештерү өчен 10 нан артык флюс составлары ВАЗ һәм КамАЗда, кайбер чит ил предприятиеләрендә гамәлгә кертелә. Күкертнең төрле модификацияләрен һәм аның кушылмаларын җитештерү (Л.Я.Карпов исемендәге Менделеевск химия заводында, Березники химия комбинатында һ.б. гамәлгә кертелә), шулай ук барийның органик һәм органик булмаган кушылмаларын табуның фәнни нигезләрен эшли. Консервантларның яңа буынын – яшел массаны силослау өчен азык баеткычлары, яшелчә һәм сенажны саклау өчен антиоксидантлар эшләү технологиясен гамәлгә кертә[3].

Хезмәтләре

280дән артык басма, шул исәптән 5 монография һәм уку ярдәмлекләре, авторы.

  1. Химия и технология соединений бария, М.: «Химия», 1974. — 149 с.
  2. Аналитические методы контроля производства бариевых и сульфитных солей, М.: «Химия», 1974. — 178 с.
  3. Химическая технология неорганических веществ, М.: «Химия», 1998. — 448 с.
  4. Химическая технология неорганических веществ. В 2-х томах, М.: «Высшая школа», 2002. — 533 с.[4].

Т. Г. Әхмәтовның дәреслекләре 2002—2004 елларда Казан химия-технология университетының яхшы дәреслекләре дип табыла.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • РСФСРның атказанган уйлап табучысы (1977);
  • СССРның шәрәфле химигы (1984);
  • Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1995);
  • Россиянең шәрәфле химигы (1998);
  • Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1974);
  • «Фидакарь хезмәт өчен» медале (1970);
  • Хезмәт ветераны (1986);
  • СССРның ВДНХ ике көмеш медале белән бүләкләнгән (фәнни-техник прогресста ирешелгән уңышлары өчен);
  • Фәндә һәм педагогия өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен, Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев исеменнән исемле сәгать тапшырыла (1994);
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • «1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 65 ел» медале (2010)[5].

Гаиләсе

Тормыш иптәше — Әхмәтова (Нәфыйкова) Сания Мәхмүт кызы, ике кыз үстерәләр[6].

Искәрмәләр

  1. Ахметов Тимерхан Габдуллович — производственник и ученый-химик. Мои Бизяки. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2024.
  2. Ахметов Тимерхан Габдуллович. Известные учены. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2024.
  3. 1 2 Ахметов Тимерхан Габдуллович. Tatarica. Мөрәҗәгать итү датасы: 30 июль 2024.
  4. Ахметов, Тимерхан Габдуллович (рус.). Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  5. Ахметов Тимерхан Габдуллович- производственник и ученый-химик (рус.). Мои Бизяки. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.
  6. Ахметова Сания Махмутовна (рус.). www.tatfrontu.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 май 2026.

Әдәбият

  1. Татарская энциклопедия: В 5 т. Т. 1: А–В. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2005.
  2. Казанский химико-технологический институт: вчера, сегодня, завтра. Казань, 1990. Ч. 2.

Сылтамалар