Лилия Галимова
Лилия Камил кызы Галимова (рус. Галимова Лилия Камилевна; 27 сентябрь 1985, Нурлат, ТАССР[d], СССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы Рәисе Матбугат хезмәте җитәкчесе.
Тәрҗемәи хәле
Лилия Галимова 1985 елның 27 сентябрендә Нурлат шәһәрендә туа.
2008 елда Е. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын «журналистика» белгечлеге буенча тәмамлый[1].
Хезмәт юлы
2008 елда «Татарстан» телерадиокомпаниясенә эшкә килә, 2011 елга кадәр яңалыклар хезмәтендә башта — гади хәбәрче, соңрак махсус хәбәрче булып эшли. 2011 елдан аны тапшырулар хезмәте җитәкчесе урынбасары итеп билгелиләр. 2013 елда ул берьюлы ике вазифа башкара: компания директоры урынбасары һәм тапшырулар хезмәте җитәкчесе була.
2018 елдан — Татарстан Рәисенең Матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары, 2019 елдан җитәкчесе булып эшли[1].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәт хаты (2015);
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2017);
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2020)[2];
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәт хаты;
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2023)[3];
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2025) — массакүләм мәгълүмат чараларын үстерүгә зур өлеш керткәне һәм дәүләт хакимияте органнарында нәтиҗәле эшләгәне өчен[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Галимова Лилия Камил кызы
- ↑ Галимова Лилия Камилевна
- ↑ Путин наградил руководителя пресс-службы Минниханова медалью ордена «За заслуги перед Отечеством»
- ↑ О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (26 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.