Хөрмәт Билгесе ордены

Хөрмәт Билгесе ордены – ССРБ нең дәүләт бүләге. 1935 елның 25 ноябрендә ССРБ нең Үзәк Башкарма Комитеты тарафыннан кабул ителгән.

1991 елга кадәр 1 млн 581 мең тапкыр бүләкләү очрагы теркәлгән.

Тасвирлама.

Рәссамы – Дмитрий Семен улы Галядкин.

Көмештән ясалган. Орден як-яклары имән яфраклары белән каймаланган овал итеп эшләнгән, уртада кулларына, симметрияле итеп, “Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!” дигән язулы кызыл байраклар тоткан эшче ир-ат һәм хатын-кыз сыннары урнаштырылган.

Өстә – кызыл йолдыз фонында “ССРБ” дип, аста “Хөрмәт Билгесе” дигән язулар бар. Байраклар һәм йолдыз куе кызыл эмаль белән капланган, байракларның таякларына һәм язуларга алтын йөгертелгән. Калган урыннары оксидлаштырылган.

Биеклеге – 46 мм, киңлеге -32,5 мм.

Тарих.

Бу кызыклы.

Орден белән бүләкләнгән шәһәрләр арасында Татарстанның Бөгелмә шәһәре дә бар.

Чыганаклар

1. Н.Черников. Награды Родины. Казан, 1975 ел, 38 бит.

2. Колесников Г. А., Рожков А. М. Ордена и медали СССР. Мәскәү, 1983 ел.

3. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. Мәскәү, 1982 ел.

4. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. Мәскәү, 1984 ел.

5. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996 ел.

6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. Мәскәү, 2005 ел.

7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. Мәскәү, 2006 ел.

Искәрмәләр

  1. ↑ ССРБ Югары Шурасы Президиумы Указы 22.08.1988 № 9440-XI http://www.lawmix.ru/docs_cccp/?id=1923