Хөсәен Ямашев

Хөсәен Минһаҗетдин улы Ямашев (рус. Хусаи́н Мингазетди́нович Яма́шев; 6 (18) гыйнвар 1882, Казан, Казан өязе, Казан губернасы, Россия империясе13 март 1912, Казан) — Россия сәясәтчесе, инкыйлабчы, беренче татар большевикларыннан берсе[1], публицист һәм тәрҗемәче.

undefined

Тормыш юлы

Икенче гильдия сәүдәгәре Минһаҗетдин Хәсән улы Ямашев гаиләсендә туа. Башлангыч белемне «Мәрҗания» мәчете каршындагы мәдрәсәдә (1890–1893)[2], аннан «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә[1] ала. 1902 елда Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук демократик карашлы татар яшьләре арасында инкыйлаби түгәрәк оештыра[3].

1903 елның гыйнварында РСДРП(б)га керә һәм партиянең Казан комитетының татар төркеменә җитәкчелек итә башлый. Алафузов заводында һәм Татар укытучылар мәктәбендә социал-демократик түгәрәкләр оештыра (1904), татар телендәге беренче прокламацияләр авторы[4]. 1905–1907 еллардагы инкыйлаб вакытында РСДРПның Казан комитеты каршындагы татар төркемен җитәкли, Казанда кораллы баш күтәрүне әзерләүдә катнаша. 1905 елның декабрь ахырыннан яшерен эшчәнлек алып бара[3].

1906 елның ноябрендә Оренбургка күченә, анда РСДРПның Урал һәм Уфа комитетлары ярдәмендә беренче легаль татар социал-демократик «Урал» газетасын оештыручы һәм аның фактик мөхәррире була[5]. Рәсми мөхәррир итеп аның хатыны Хәдичә Ямашева күрсәтелә. Газета 1907 елның гыйнварыннан апреленә кадәр чыга һәм хакимият тарафыннан ябыла, шуннан соң Ямашев Казанга кайта[3]. 1907 елның җәй ахырында «Казан мөхбире» либераль газетасы белән хезмәттәшлек итә, алдынгы карашлы татар зыялылары белән элемтәләр урнаштыра[4].

1907 елның сентябрендә Казан университетының юридик факультетына ирекле тыңлаучы булып укырга керә. 1911 елда гимназия курсы өчен экстерн рәвештә имтиханнар тапшыра һәм университет студенты булып кабул ителә, анда татар яшьләренең инкыйлаби түгәрәгенә җитәкчелек итә[3].

1912 елның 13 март иртәсендә Казанда, Иске Татар бистәсендәге «Гасыр» нәшриятының китап кибетендә баш миенә кан савудан вафат була[3]. Казанның Яңа Татар зиратында җирләнгән. Кабере мәдәни мирас объекты булып тора[6].

Гаиләсе

undefined

Хатыны (1902 елдан) — Хәдичә Зариф кызы Ямашева-Таначева (кыз фамилиясе Бадамшина; 1883—1950). Һөнәри белем алган (теш табибы) беренче татар хатын-кызларының берсе була. «Урал» газетасының мөхәррирәдәше була. Хөсәен Ямашев вафатыннан соң адвокат Вәлитхан Таначевка кияүгә чыга. 1917 елның язында Казан шәһәр думасына гласный итеп сайланган беренче хатын-кыз була. Совет чорында ике тапкыр репрессиягә дучар ителә, Стәрлетамакта сөргендә вафат була[1].

Исемен мәңгеләштерү

undefined

Х. М. Ямашев хөрмәтенә аталганнар:

  • Ямашев проспекты — Казанның иң зур проспекты;
  • Ямашев бульварыЯр Чаллы шәһәрендәге бульвар;
  • Бәләбәй шәһәрендәге (Башкортстан Республикасы) урам;
  • Оренбургтагы Х. Ямашев исемендәге китапханә (1925 елдан)[7];
  • Габдулла Тукай аңа «Хөсәеннең якты истәлегенә» (1912) шигырен багышлаган[8].
  • 1971 елда журналистлар өчен Х. Ямашев исемендәге премия булдырыла;
  • элеккеге Казан татар укытучылар мәктәбе бинасына (хәзер — Казан медицина-фармацевтика көллияте уку бинасы) мемориаль такта куелган. 2024 елда БРИКС саммитына әзерлек кысаларында бу мәдәни мирас объектына реставрация эшләре тәмамланган[9].

Әдәбият

  1. Хасанов Х. Х. Революционер-интернационалист. — Казань: Татарское книжное издательство, 1981. — 216 с.
  2. Амиров К. Казань: Где эта улица, где этот дом?. — Казань: Б.и., 1995. — 320 с. — ISBN 5-85903-012-6.
  3. Ибрагимов Г. Г. Татары в революции 1905 года. — Казань: Татиздат, 1926. — 242 с.
  4. Татарская энциклопедия. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2014. — Т. 6.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 140 лет назад родился Хусаин Ямашев — татарский политик, публицист, переводчик. Татары (6 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  2. Здание медресе «Марджания». Центр культурного наследия Татарстана. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  3. 1 2 3 4 5 Ямашев Хусаин Мингазетдинович. Татарская энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  4. 1 2 Ямашев Хусаин Мингазетдинович. Оренбургская областная библиотека им. Н. К. Крупской. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  5. Ямашев Хусаин Мингазетдинович. Литературная карта Оренбургской области. Оренбургская областная библиотека им. Н. К. Крупской. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  6. Могила татарского большевика-революционера Хусаина Ямашева. arhiv-museum.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  7. Оренбуржье отмечает юбилей татарского публициста и революционера Хусаина Ямашева. RIA56 (18 гыйнвар 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  8. Юбилей татарского революционера, друга Габдуллы Тукая, отметят в музее поэта. Всемирный конгресс татар (17 гыйнвар 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.
  9. Исторический облик дома Хусаина Ямашева в центре Казани восстановлен! Комитет Республики Татарстан по охране объектов культурного наследия (25 июль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 март 2026.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә