Муса Җәлил проспекты (Яр Чаллы)
Муса Җәлил проспекты (рус. проспект Мусы Джалиля) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә урнашкан урам.
Почта индекслары 423820, 423800, 423850, 423824, 423850, 423802[2]. ОКАТО коды 92430000000.
Координатлары 55.696727°, 52.31344°.
Файл:М.Җәлил проспекты (Яр Чаллы).jpg
Муса Җәлил проспекты Ватан-ана һәйкәле (у) тирәсендә
Урнашуы
Яр Чаллының Иске шәһәр өлешендә, Комсомол районында, ГЭС бистәсендә, 7нче, 6нчы, 5нче, 2нче, 4нче, 9нчы, 8нче (а, б) һәм 10нчы комплексларда урнашкан урам. Чулман елгасының (Түбән Кама сусаклагычы) сулъяк яры буйлап, елга агымы юнәлешендә сузыла. Әлмәт тракты һәм Магистраль урамы белән киселештә башлана. Мәләкәс елгасы аркылы күпердә Яр Чаллы тракты булып дәвам итә. Казан проспекты, Яшьлек тыкрыгы, Энергетиклар тыкрыгы, Монтажниклар тыкрыгы, Гидротөзүчеләр урамы, Есенин тыкрыгы, Валерий Шадрин тыкрыгы, Гафиятуллин тыкрыгы, Батенчук урамы, Корчагин бульвары, Тинчурин бульвары, Үзәк урам, Гагарин урамы, Габдулла Тукай яр буе урамы белән кисешә.
Тарих
1985 елда Яр Чаллының беренче проспекты һәм скверы
Советлар Союзы Герое шагыйрь Муса Җәлил (1906—1944) хөрмәтенә аталган[3].
Игътибарга лаек объектлар
- Сидоровка паркы
- Комсомол паркы
- 6 йорт — Л. Б. Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы
- 7 йорт — Тимер юл вокзалы
- 9 йорт — Автовокзал
- 2нче шәһәр хастаханәсе
- Мәдәният һәм ял итү паркы
- 46 йорт — Чаллының Комсомол районы хакимияте
- Евгений Батенчукка һәйкәл (2002, скульптор С. Воробьёв, архитектор В. Манукян)
- Рәис Беляевка һәйкәл (архитектор В. Нестеренко)
- 29 йорт — Эшлекле үзәк (элекке КамАЗ дирекциясе)
- 37 йорт — 64нче прогимназия
- Әдәби ишегалды скверы
- «Ватан-ана» мемориаль комплексы (1975, автор Илдар Ханов)
- «Мәңгелек ут» мемориалы
- Студентлар урамындагы зират
- Муса Җәлил мемориалы (1985)
- Үзәк урам
Галерея
Муса Җәлил проспекты күренешләре
Әдәбият
- Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП Уралаэрогеодезия, 2012. ISBN 598362511-X
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 https://www.pochta.ru/indexes/674b162b-1594-4377-817c-e5c048a539a7
- ↑ Почтовые индексы Татарстана, archived from the original on 2016-03-21, retrieved 2018-08-24
- ↑ Галина Романова. Литературный путеводитель по г. Набережные Челны [рус.]