Моабит дәфтәре

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Моабит дәфтәренең тышлыгы

«Моабит дәфтәре» (Moabit dəftəre, Викиҗыентык) тоткынлыкта язылган шигырьләр циклы.

Дәфтәр ике блокнотта теркәлгән 93 шигырьдән гыйбарәт. Дәфтәрләр төрле кәгазь битләреннән тегелгән. Беренчесе яңалиф белән язылган, аның тышына карандаш белән алманча: “Немец, төрек, рус сүзләре һәм сүзтезмәләре сүзлеге”, дип язылган. Икенче блокнот гарәп графикасы белән язылган.

Аерым бер биттә, Җәлил белән төрмәдә көрәштәшләре исемлеге дә күренә. Исемлектәге 12 кешене җәлилчеләр дип атау гадәткә кергән.

Беренче дәфтәрдә - 50 шигырь, ә икенчесендә 62 шигырь һәм 2 өзек тупланган. 20се ике дәфтәрдә дә кабатлана. Аларның барысы да татар телендә язылган.

Әлеге дәфтәрләр тоткынлыктан котылучы Нигъмәт Терегулов һәм Андре Тиммерманс тарафыннан сакланып калган.

Тышкы сылтамалар