Муса Җәлил һәйкәле (Барда)

Муса Җәлил һәйкәле (рус. Памятник Мусе Джалилю) ― Пермь крае, Барда районы административ үзәге Барда авылында күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә (1906―1944) 2024 елның 15 июнендә ачылган һәйкәл (бюст).

Тарихы

Һәйкәлнең авторы ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2012), скульптор Винера Абдуллина (Санкт-Петербург). Муса Җәлил бюсты Пермь краена 2024 елның маенда җибәрелә.

Һәйкәл 2024 елның 15 июнендә, Барда районында узган XIV Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе кысаларында ачыла. Һәйкәлне ачу тантанасында Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, БТК Милли шурасы рәисе, ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Пермь краеның Барда муниципаль округы хакимият башлыгы Хәлил Алапанов, Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән татар активистлары һәм башкалар катнаша[1]. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәйкәлгә чәчәкләр сала[2].

2013 елда Бардада Бөтендөнья авыл Сабан туе көннәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (1886―1913) район администрациясе бинасы каршында һәйкәл ачыла[3].

Тасвирлама

Һәйкәл район үзәгендә яңа ачылган һәм татар шагыйре хөрмәтенә аталган скверда[4] урнаштырыла. Баскычлап күтәртелгән коңгырт төстәге мәрмәрдән ясалган аслыкка шагыйрьнең бронза бюсты урнаштырыла. Шагыйрь хәрби киемнән итеп ясала. Бюсттан астарак, аслыкның алдына татар (өстә) һәм рус телләрендә шагыйрь турында түбәндәге язмалар урнаштырыла:

Муса Җәлил
(1906—1944)
Советлар Союзы Герое,
татар халкының бөек шагыйре

Муса Джалиль
(1906—1944)
Герой Советского Союза,
великий поэт татарского народа

Тема буенча өстәмә