Барда
Барда (рус. Барда, искечә Каҗмакты) авылы — Пермь краеның Барда районы үзәге. Төбәкнең иң зур авылы. Казаннан 700 чакрым тирәсе ераклыкта Пермь краеның көньягындарак, Урал таулары итәгенә урнашкан.
Тарихи мәгълүматлар
Халык
Авылның икътисады
Сәнәгать ширкәтләре һәм оешмалар —ҖЧҖ "Пермгазэнергосервис-Барда", ААҖ «Сельхозтехника», ҖЧҖ «Стройпром», ҖЧҖ «Лукойл-Пермь, “6нчы номерлы нефть һәм газ чыгару цехы», магистраль газүткәргечләр линияле-җитештерү идарәсенең участогы, сетевой район Чайковский электр челтәрләренең челтәре районы, хуҗалыкара җитештерү предприятиесе «Агропромэнерго», ЯАҖ «Фирма Уралгазсервис»ның филиалы, ҖЧҖ «Барда ПМК-19», ООО «8нче төзелеш идарәсе», ҖЧҖ «Техмонтаж», типография, МУП «Торка-коммуналь хуҗалык», № 87 янгын часте, ОСА ЭТУСының электроэлемтә участогы, урманчылык, Барда авыл урман хуҗалыгы — ФГУ «Пермсельлес» филиалы.
Автотранспорт ширкәтләре — МУП ПАТП «Бардымский» һәм ҖЧҖ «Ашатли».
Истәлекле урыннар
Барда җәмигъ мәчете.
Авыл белән янәшәдә Барда урынчыклары һәм борынгы авыллар каллдыклары бар (археология).
Социаль тармак
Бардада уку түбәндәге йортлары бар: 1нче Барда милли (татар) гимназиясе[12], 2нче мәктәп, махсус мәктәп, ПУ-84, КИСГЗ филиалы, ЧПГК (Чайковский педагогика-гуманитар көллияте) филиалы, Балалар сәнгать мәктәбе, Яшь техниклар станциясе.
Район хастаханәсе һәм бала тудыру йорты.
Барда авылында туган күренекле кешеләр
- Гүзәл Уразова (Казан) – Татарстанның атказанган артисты.
- Илдар Ягъфәров (Казан) – кинорежиссер.
- Нәсүр Юрушбаев (Берлин) – журналист.
- Рәшит Ягъфәров — күренекле җәмәгать эшлеклесе, фольклорчы-галим, шагыйрь һәм милләтпәрвәр сәясәтче.
- Эльмарт Уразов (1955―2022[13]) — «Таң» газетының баш мөхәррире (Бардада чыга).
- Кайбер расланмаган хәбәрләр буенча Барда авылында Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла хәзрәт туган.
Матбугат
Бардада “Таң” газетасының редакциясе урнашкан, русчага дубляж формасында “Рассвет” газеты чыгарыла. Газетаның редакциясе каршында газет-китап нәшрияты эшли. 1991 елдан 2000 елга кадәр татар телендә 18 әдәби китап чыгарылган.[14]
Мәдәният һәм сәнгать
Барда авылында татар халык театры, «Дуслык» күргәзмә бию коллективы, башка ансамбльләр бар.
Чыганаклар
- Барда авылы һәм Пермь татарлары сайты
- Администрация Бардымского сельского поселения 2017 елның 22 май көнендә архивланган.
- Официальный сайт Бардымской гимназии
- Азатлык радиосы: Бардаларга бардым әле
Искәрмәләр
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2013-06-15, retrieved 2011-05-31
- ↑ GEOnet Names Server — 2018.
- ↑ http://www.prlib.ru/elfapps/pageturner2d/viewer.aspx?orderdate=18.03.2013&DocUNC_ID=5220&Token=Wl7VTpw5QK+w2CfRXs033Q==&lang=ru-RU Пермь губернасы торак урыннары исемлеге, 174-нче бит, №4220
- ↑ Насѣленныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, 1897
- ↑ Перепись 1959 года
- ↑ Перепись 1970 года
- ↑ Перепись 1979 года
- ↑ Перепись 1989 года
- ↑ База микроданных Всероссийской переписи населения 2002 года, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-03-18
- ↑ Численность и размещение населения Пермского края. Территориальный орган Федеральной службы государственной статистики по Пермскому краю. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2012. Архивировано 10 июль 2013 года.
- ↑ 2002 ел сан алу базасы, archived from the original on 2019-07-12, retrieved 2013-03-18
- ↑ Официальный сайт Бардымской гимназии
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Барда районының «Таң» газеты баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат. Татар-информ, 27.10.2022
- ↑ http://barda-perm.narod.ru/barda/barda-01.htm Барда районы сайты, 2000 ел мәгълүматы