Эльмарт Уразов
Эльмарт Уразов, Эльмарт Шәйхи улы Уразов (1955 елның 21 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Бакчавыл – 2022 елның 27 октябре, РФ, Пермь крае, Барда округы, Барда) ― журналист, «Таң» газеты баш мөхәррире (1993-2022), Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).
Тәрҗемәи хәле
1955 елның 21 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Бакчавыл (Чалкау) авылында туган. Мәктәптән соң бер ел «Таң» газеты редакциясендә корректор булып эшли. Казан дәүләт университетын журналистика белгечлеге буенча тәмамлаган (1977 елда)[1].
Хезмәт юлы
1977 елдан Пермь крае Барда районы «Таң» иҗтимагый-сәяси газетының редакциясендә эшли: хәбәрче, 1978 елның августыннан хатлар бүлеге мөдире, 1983-1993 елларда ун ел – редактор урынбасары, 1993 елның апреленнән – газета мөхәррире, 1993 елның сентябреннән «Таӊ» редакциясе муниципаль оешмасы баш мөхәррире, 2012 елның гыйнварыннан – «Таӊ» редакциясе автономияле коммерцияле булмаган оешмасы баш мөхәррире. Ул эшләгән елларда китаплар, Пермь крае татарларыныӊ «Халык чишмәсе» газетын чыгару буенча зур эш алып барыла. Э. Ш. Уразов – «Халык чишмәсе» газетының да баш мөхәррире була.[2]
«Таң» газеты күп конкурслар лауреаты, ике тапкыр «Бәллүр каләм» иясе була.[3]
Публикацияләренең төп темалары: район тормышы, мөһим вакыйгалар, авыл проблемалары, кешеләрнең портретлары.
| Эльмарт Шәйхи улы Пермь краенда татар матбугатын, нәшрият эшен үстерүгә, халкыбызның телен, динен, мәгърифәтен, мәдәниятен саклап калуга зур көч һәм тырышлык куйган шәхес. «Таң» газетын җитәкләү дәверендә ул үзенең оста журналист һәм оештыручы, җәмәгать эшлеклесе булуын исбат итте.
Ул Пермь краенда татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өстендә бер өзлексез армый талмый эшли, аның тырышлыгы белән район газетында 200гә якын җирле авторларның әсәрләре бастырылды.[4] Сәлим Назин
|
2022 елның 27 октябрендә инсульттан вафат булган[5].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Пермь крае журналистлары арасында иҗади конкурслар лауреаты һәм дипломанты [6] [рус.]
- Пермь краеның һәм Барда муниципаль районының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары
- 2010 – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
- 2020 – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (БТК)
Искәрмәләр
- ↑ Уразов Эльмарт Шайхиевич. 2022 елның 27 октябрь көнендә архивланган. Забытые имена Пермской губернии [рус.]
- ↑ «Халык чишмәсе», октябрь, 2022, № 6 (304)
- ↑ Алга таба да бергә булыйк! Газета "Таң" ("Рассвет")
- ↑ Сәлим Назин. Тукай туган көнне Татар конгрессы бүләкләре тапшырылды. БТК
- ↑ Гөлнар Гарифуллина. Барда районының «Таң» газеты баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат. Татар-информ, 27.10.2022
- ↑ Весна «Надежды» нашей
Библиография
- Закиров, Д. Г. Известные татары Прикамья / Д. Г. Закиров. ― Пермь : «Звезда», 2005. ― С. 332-333.
- Бардымский муниципальный район. Приглашение к сотрудничеству. ― Барда, 2013. ― С. 226-227.
Сылтамалар
- Уразов Эльмарт Шайхиевич. 2022 елның 27 октябрь көнендә архивланган. Журналисты Пермского края [рус.]
- Пермь крае Барда районы “Таң” иҗтимагый-сәяси газетының баш мөхәррире Эльмарт Шәйхи улы Уразов вафат булды. БТК
- Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары Татарстанның тарихи урыннары белән танышты. БТК, 23.08.2021