Бәллүр каләм (бәйге)
Бәллүр каләм | |
---|---|
Файл:Бәллүр каләм.jpg | |
Ил | РФ→ Татарстан |
Төр | премия |
Статусы | {{{статусы}}} |
статистика | |
Булдыру датасы | {{{булдыру датасы}}} |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Бәллүр каләм ― Хрустальное перо ― Татарстанда журналистика һәм масса-медиа өлкәсендә ел да үткәрелүче республика бәйгесе. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (конкурсны оештыручы) «Иҗади берлек – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрә [1]. 2022 елда 25 нче тапкыр уздырылган.
Жюри составына федераль, республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм җитәкчеләре керә. Жюри рәисе – Илшат Юныс улы Әминов.
Бәйгенең максаты
Конкурсның максаты – журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү, аудиториянең журналист сүзенә ышанычын ныгыту, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын (алга таба – ММЧ) үстерү [2].
Бәйгенең бурычы
Бәйгенең бурычы ― календарь ел дәвамында медиа өлкәсен үстерүгә йогынты ясаган журналистларны һәм ММЧ редакцияләрен ачыклау һәм бүләкләү [2].
Бәйгедә катнашучылар
Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым журналистлар, журналистлар коллективлары катнаша ала [2].
Конкурста катнашучыларның 2022 елгы географиясе Татарстанның барлык эре шәһәр һәм бистәләрен, шул исәптән Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Менделеевск, Бөгелмә, Актанышны һ. б. эченә ала. Конкурска Россиянең башка төбәкләреннән дә, шул исәптән Удмуртиядән, Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән дә эшләр килгән.
Бәйге номинацияләре
Конкурс номинацияләре буенча гомуми акчалата бүләк фонды 700,0 мең сум тәшкил итә[2].
- «Журналистикага тугърылык өчен» ― 50,0 мең сумлык ике премия журналистика һәм массмедиа өлкәсендә күп еллар эшләгән хезмәткәрләргә, шулай ук журналистика үсешенә һәм Татарстан Республикасы журналистлык җәмгыятен ныгытуга өлеш керткән матбугат, радио, телевидение, нәшрият-полиграфия эшчәнлеге ветераннарына бирелә;
- «Мультимедиа редакциясе» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасы территориясендә басманы чыгаруны гамәлгә ашыручы, омниканаллыкны[3] актив үзләштерүче редакцияләргә тапшырыла;
- «Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасы шәһәр һәм район ММЧ редакцияләренә тапшырыла;
- «Һөнәре буенча иң яхшы» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына тапшырыла;
- «Ел фоторепортеры» ― 50,0 мең сумлык бер премия Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары фотожурналистына тапшырыла;
- «Ел телеоператоры» ― 50,0 мең сумлык бер премия Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары телеоператорына тапшырыла;
- «Нәтиҗәле матбугат хезмәте» ― 50,0 мең сумлык бер премия массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүче матбугат хезмәтенә тапшырыла;
- «Популяр блогер» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасы блог өлкәсе вәкилләренә тапшырыла;
- «Туган тел» ― 50,0 мең сумлык бер премия Татарстаннан читтә татар телендә материаллар тудыручы журналистларга, татар телендә чыгучы массакүләм мәгълүмат чараларына тапшырыла;
- «Ел медиаперсонасы» ― массакүләм мәгълүмат чараларында ел дәвамында иң күп телгә алына торган шәхескә тапшырыла.
Җиңүчеләр
Гран-при (автомобиль)
- 2017 – Исмәгыйль Шәрәфиев (1953―2017), Татарстан яшьләре газетасы баш мөхәррире.
- 2022 – Васил Гарифуллин[4](1961), КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор.
- Александр Латышев, «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире.[5]
Бүләк ияләре
Искәрмәләр
- ↑ Объявляется XXV Республиканский конкурс в сфере журналистики и массмедиа «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» 2022 елның 24 май көнендә архивланган.. Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям
- ↑ 2,0 2,1 2,2 2,3 Положение о Республиканском конкурсе в сфере журналистики и массмедиа «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» 2022 елның 24 май көнендә архивланган.(рус.)
- ↑ Омниканаллык ― коммуникацияләрнең аерылган каналларын бердәм системага үзара интеграцияләү;
- ↑ Профессор КФУ завоевал Гран-при конкурса «Хрустальное перо. КФУ ВКонтакте
- ↑ Александр Латышев получил Гран-при XXII Республиканского конкурса в сфере журналистики и массмедиа «Бэллур калэм — Хрустальное перо» Журнал «Магариф»
Сылтамалар
- Положение о Республиканском конкурсе в сфере журналистики и массмедиа «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» 2022 елның 24 май көнендә архивланган.(рус.)