Хәниф Хәйруллин исемендәге премия
Хәниф Хәйруллин исемендәге премия (рус. Премия имени Ханифа Хайруллина) — 2019 елда Сарман районында «Татмедиа» АҖ «Сарман» мәгълүмат-мөхәррият үзәге тарафыннан булдырылган журналистика һәм публицистика өлкәсендәге премия.
Файл:Х.Г.Хәйруллин премиясе.jpg
Премиянең дипломы
Максаты
- Төп мәкалә: Хәниф Хәйруллин
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1974 елдан), журналист, ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1981), Сарман районында чыгучы «Ленинчы» (хәзерге «Сарман») гәҗитенең һ. б. район гәҗитләренең 1956—1993 еллардагы җаваплы сәркатибе Хәниф Гыйздулла улы Хәйруллин (1931—1998) исемен мәңгеләштерү максатыннан булдырылган.
- Журналистика һәм публицистика өлкәсендә яңа талантларны барлауга ярдәм итү.
Нигезләмә
- Премияләр «Сарман» мәгълүмат-мөхәррият үзәге белән тыгыз элемтәдә булып, «Сарман» һәм «Новый Сарман» газеталары битләрендә даими бастырылып килә торган һәм иң кызыклы дип табылган язмалар авторларына тапшырыла.
- Җиңүчеләр өч яшь категориясендә — өлкән, урта буын һәм яшьләр арасында сайлап алына.
- Бүләкләр Татарстан матбугаты көнендә тапшырыла.
Статут
- Диплом белән раслана.
- Акчалата бүләк бирелә.
Иганәче булып, Хәниф Хәйруллинның улы Ленар Хәйруллин катнаша.
Премия лауреатлары
2019 ел нәтиҗәләре буенча
2020 ел нәтиҗәләре буенча
2021 ел нәтиҗәләре буенча
- Вәсимә Хәйруллина, шагыйрә (Чураш)
- Алсу Ситдикова, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДУ район филиалы начальнигы (Сарман)
- Азалак мәктәбе коллективы [1]
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Зөлфия Шәрипова. Хәниф Хәйруллин премиясе лауреатлары бүләкләнде. Сарман, 10.09.2021