Гаяз Исхакый исемендәге премия
Гаяз Исхакый исемендәге премия | |
---|---|
Ил | РФ→ Татарстан |
Төр | премия |
Статусы | гамәлдә |
Юкка чыгару датасы | гамәлдә |
Гаяз Исхакый исемендәге премия, Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премиясе (рус. Литературная премия Республики Татарстан имени Гаяза Исхаки) ― Татарстан мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Язучылар берлегенең күренекле әдәби әсәрләр, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплар, классиклар әсәрләрен бастыру өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелә торган әдәби премиясе. Татар язучысы, җәмәгать-сәясәт эшлеклесе Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы Исхакый (Гаяз Исхакый, 1878—1954) истәлеген мәңгеләштерү өчен 1991 елда гамәлгә куелган.
Тарих
1991 елда Татарстан Язучылар берлеге карары белән Гаяз Исхакый исемендәге премия гамәлгә куела.
Статус
Гаяз Исхакый исемендәге премия, гадәттә, һәр ел саен язучыларга (прозаикларга, шагыйрьләргә, драматургларга), журналистларга һәм галимнәргә милләтнең рухи байлыгы үсешенә ярдәм итүче күренекле әдәби әсәрләре, әдәбият тарихы һәм теориясе буенча китаплары, классиклар (шул исәптән, беренче чиратта, Гаяз Исхакыйның) әсәрләрен бастыру өлкәсендәге хезмәтләре һәм актив иҗтимагый-сәяси эшчәнлекләре өчен бирелә [1].
Премия күләме ― 50 мең сум[2].
Лауреатлар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Гаяз Исхакый премиясе лауреатлары
- 1991 – Рабит Батулла[3]
- 1992 – Ибраһим Нуруллин
- 1993 – Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники, Әхмәт Рәшит, Рәис Даутов
- 1994 – Наҗар Нәҗми, Рахмай Хисмәтуллин
- 1995 – Гариф Ахунов, Аяз Гыйләҗев, Вахит Имамов
- 1997 – Тәлгат Галиуллин[4]
- 1998 – Рәфкать Кәрами, Факил Сафин
- 2000 – Газинур Морат
- 2001 – Фәүзия Бәйрәмова, Гакыйль Сәгыйров
- 2002 – Рафаэль Сибат
- 2003 – Айдар Хәлим
- 2004 – Рәфикъ Юныс
- 2005 – Хатыйп Миңнегулов, Данил Салихов
- 2006 – Зәки Зәйнуллин, Адлер Тимергалин
- 2007 – Рөстәм Фәйзуллин
- Лена Гайнанова, Харрас Әюп, Шамил Закиров[5]
- 2009 – Искәндәр Гыйләҗев
- 2010 – Лирон Хәмидуллин
- 2011 – Флера Тарханова, Ренат Әюпов[6]
- 2012 – Равил Фәйзуллин
- 2013 – Марсель Галиев
- 2014 – Рифә Рахман
- 2015 – Җәүдәт Сөләйманов
- 2016 – Зиннур Мансуров, Тәүфикъ Әйди
- 2017 – Мәдинә Маликова[7]
- 2018 – Рәниф Шәрипов
- Тюлай Дюран[5]
- 2020 – Хәбир Ибраһим
- 2021 – Равил Рахмани, Локман Закиров[8]
- 2022 – Локман Закиров[9]
- 2023 – Роза Туфитуллова[10]
Искәрмәләр
- ↑ Премия имени Гаяза Исхаки. isxaki.com
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Үземнеке – үзәктә: Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре. Интертат, 4.03.2020
- ↑ Премия имени Гаяза Исхаки. «Милләттәшләр» порталы
- ↑ Галиуллин Т. Н. Литературная карта Елабужского района(рус.)
- ↑ 5,0 5,1 Аяз Исмагилов. Литературная премия Гаяза Исхаки будет вручена ученому из Турции Тюлай Дюран. Татар-информ, 22.02.2019
- ↑ Радиф Кашапов. В театре Кариева готовят спектакль «Суннатчи бабай». Реальное время, 16.10.2021(рус.)
- ↑ Писательница Мадина Маликова награждена премией им. Гаяза Исхаки. Бизнес-газета, 16.12.2017(рус.)
- ↑ Лауреаты литературных премий Союза писателей Татарстана. Аксубаевская центральная библиотека
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. «Кул күтәрик... Рәхәтләнеп күтәрик»: язучылар 70 минутта 7 премияне аласы кешеләрне тапты. Интертат, 12.05.2023
- ↑ Рузилә Мөхәммәтова. Татарстанның әдәби премия лауреатлары билгеле. Татар-информ, 12.05.2023
Сылтамалар
- Премия имени Гаяза Исхаки. Союз писателей РТ
- Премия имени Гаяза Исхаки. «Милләттәшләр» порталы
- Гаяз Исхакый премиясе. Лауреатлар. Гаяз Исхакый порталы