Гакыйль Сәгыйров
- РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Сәгыйров.
Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров (рус. Сагиров Гакиль Шарифуллович; 16 февраль 1938, Әхмәт (Нурлат районы), Татарстан АССР — 29 июль 2009, Иске Фәйзулла, Самара өлкәсе) — күренекле татар шагыйре, рәссам. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы (1993)[1].
Тәрҗемәи хәле
Гакыйль Сәгыйров 1938 елның 16 февралендә Нурлат районының Әхмәт авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, 5—6 нчы сыйныфларны Нурлат районының Биккол авылына йөреп укый[2].
1951 елда әнисе Хәбибҗамал һәм абыйсы Наил белән Самара өлкәсенең Кошки районы Иске Фәйзулла авылына күченәләр. Иске Фәйзулла авылының җидееллык мәктәбен тәмамлап, Пензага, рәссам һөнәре алу өчен, укырга барырга хыяллана. Әмма укырга керү насыйп булмый, Гакыйль Сәгыйровның умыртка баганасына зыян килә[3].
1967 елда Мәскәү читтән торып уку халык сәнгать университетына укырга керә[3].
Кошки районының «Бердәмлек» газетында эшли[3].
1990 елда гаиләсе белән Самара өлкәсенең Димитровград шәһәрендә яшиләр. 2004 елның апрелендә әнисе вафат була. 2005 елдан Гакыйль абыйсы гаиләсендә яши[2].
Шагыйрь 2009 елның 29 июлендә вафат була.
Иҗаты
Гакыйль Сәгыйровның дистәләгән график әсәрләре бар. Аның эшләре Самара, Ульяновск, Димитровград, Казан һәм башка шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләрдә күрсәтелә.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Сынлы сәнгать өлкәсендә Халыкара «Филантроп» премиясе лауреаты (2000 ел)[5];
- Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты;
- Шәйхи Маннур исемендәге премия лауреаты[5];
- Сахаб Урайский исемендәге премия лауреаты;
- Габделҗаббар Кандалый исемендәге премия лауреаты[5];
- «Благородство» премиясе[3].
Хәтер
Искәрмәләр
- ↑ Памяти Гакиля Сагирова (рус.). Бөтендөнья татар конгрессы. tatar-congress.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2025.
- ↑ 1 2 3 Гакиль Сагиров. Жизнь как подвиг. (рус.) (pdf). Кошкинская центральная библиотека. bibliotekakoshki.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2025. [Тикшерелгән 18 июнь 2025]
- ↑ 1 2 3 4 Гакиль Сагиров (рус.). samara.radiovera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2025. [Тикшерелгән 18 июнь 2025]
- ↑ «Выдающиеся личности в истории...» (рус.). Группа "Самароведение". vk.com (1 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 июнь 2025. [Тикшерелгән 18 июнь 2025]
- ↑ 1 2 3 Жизнь как подвиг: Гакиль Сагиров (рус.). Дом дружбы народов Самарской области. www.samddn.ru (28 февраль 2024). [Тикшерелгән 17 июнь 2025]
- ↑ В Нурлате в микрорайоне Северный появится улица, которая будет носить имя Г. Сагирова (рус.). Официальный сайт Нурлатского муниципального районы. nurlat.tatarstan.ru (12 март 2022). [Тикшерелгән 18 июнь 2025]
- ↑ «Гакыйль Сәгыйров — үзе турында һәм барысы да аның турында» (рус.). Бөтендөнья татар конгрессы. tatar-congress.org (29 март 2016). [Тикшерелгән 18 июнь 2025]