Шамил Бикчурин премиясе
Шамил Бикчурин премиясе (Шамил Бикчурин исемендәге премия) — Татарстанның Лениногорск районы хакимияте тарафыннан гамәлгә куелган премия. Язучы, РСФСР атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин (1928-1991) исемен йөртә.
Максаты
Татарстанның Лениногорск районы һәм Лениногорски шәһәре, шулай ук якын-тирә төбәкләрдә яшәүче татар, рус һ.б. халыкларның әдәбиятын, мәдәниятен, публицистикасын, сынлы сәнгать һәм музыка иҗатын үстерү, иҗаты халыкны рухи баетуга, әхлаклылыкны күтәрүгә, туган төбәккә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлтелгән талантлы зыялылыларга ярдәм итү.
Статут
- Иҗади конкурс ике елга бер оештырыла.
- Конкурс 5 номинациядә уздырыла:
- проза
- шигърият
- публицистика
- мәдәният
- сәнгать
- Конкурста әсәрләре аерым китап булып нәшер ителгән, җирле һәм республика газета һәм журналларында басылып чыккан, җирле һәм республика телевидениесе һәм радиосыннан яңгыраган (эфирга чыккан) авторлар һәм коллективлар, шулай ук башка мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнаша ала.
- Конкурста җиңүчеләрне конкурс комиссиясе язучының туган көнендә билгели.
- Җиңүчеләргә (һәр номинациядә) диплом һәм акчалата бүләк бирелә.
Ш. Бикчурин премиясе лауреатлары
- Шулай ук карагыз: Төркем:Шамил Бикчурин премиясе лауреатлары
Ел | Бүләкләнүче | Һөнәре, вазифасы | Бүләкләүнең сәбәбе |
---|---|---|---|
1992 | Әсрар Гали | язучы | «Көн яктысы» романы (1992) өчен |
Җәмит Рәхимов | язучы | «Батырша» романы; республика һәм җирле газета-журналларындагы публицистик мәкаләләре өчен | |
Наталья Рочайте | «Заветы Ильича» газетасында басылган шигырьләр шәлкеме өчен | ||
1993 | Мирзаян Әхмәтҗанов | пенсионер | «Заман сулышы», «Заветы Ильича» газеталарында чыккан публицистик мәкаләләре өчен |
Геннадий Садовников | тынлы оркестр җитәкчесе | мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен | |
Рәшит Шиһапов | шагыйрь, «Заман сулышы» газетасының бүлек мөдире | «Җырларымнан мине эзләгез» шигырьләр җыентыгы өчен | |
1994 | Камил Мөхәммәтҗанов | баянчы (Шөгер мәдәният йорты) | мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен |
Зигфрид Терегулов | «Заветы Ильича» газетасы мөхәррире урынбасары | «Заветы Ильича» газетасында чыккан «Общность исторических судеб» очерклар шәлкеме өчен | |
Таһир Шәмсуаров | шагыйрь | «Заман сулышы» газетасында һәм республика матбугатында чыккан шигырьләре өчен | |
1995 | авторлар коллективы | «Здравствуй, мой добрый город» (1995) китабы өчен | |
авторлар коллективы | «Запах пороха и нефти» (1995) китабы өчен | ||
Яскар Зиннәтуллин | рәссам | сынлы сәнгать өлкәсендәге уңышлары өчен | |
1996 | Әгъләс Шәйхетдинов | шагыйрь | «Тыкрык» (Лениногорски, 1996) шигъри җыентыгы өчен |
театр коллективы | Мәдәният йорты каршындагы татар халык театры | ||
1997 | Миңнур Ханнанова | Лениногорск педкөллияте татар теле укытучысы | «Гомер шавы» (Лениногорски, 1997) шигъри җыентыгы өчен |
Николай Егоров | «Республика Татарстан» газетасы хәбәрчесе | «Заветы Ильича» газетасында басылган «Принц Гамлет из Новой Письмянки» повесте өчен | |
1998 | Альберт Хәсәнов | язучы | «Узел верности» романы (ТКН) өчен |
Рәмзия Габделхакова | шагыйрә | «Чишмә җыры» әлманахында (Лениногорски) басылган шигырьләр шәлкеме өчен | |
Изаил Зарипов | язучы, журналист | нефтьчеләргә багышланган «О тех, с кем прожита жизнь» (ТКН) очерклар китабы өчен | |
Гөлфия Галиева | китапханәче (Урмышлы) | милли китапны, татар халкының телен, гореф-гадәтләрен пропагандалаган һәм эшендәге уңышлары өчен | |
Олег Кульпин | рәссам | «Ромашкино» нефть яткылыгының 50 еллыгын үткәрүдәге активлыгы һәм иҗади уңышлары өчен | |
1999 | Александр Моргин | «На ветру» шигырләр җыентыгы (1999) өчен | |
Аркадий Троепольский | журналист | «В дипломах не значится» очерклар китабы (1999) өчен | |
Миңнәхмәт Фәйрушин | җырчы | ||
Александр Володин | җырчы, композитор | ||
2000 | Рәхимә Абдулганиева | «Ачы кайтаваз» шигырләр җыентыгы (Лениногорски,2000)) өчен | |
Фәния Латыйпова | милли музыканы пропагандалаган һәм мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен | ||
Фәнис Сәйфуллин | архитектор | шәһәрне бизәүдә актив катнашканы өчен | |
2001 | Владимир Паркаев | язучы | «Родом из бараков» (К.: «Рухият», 2001) китабы өчен |
Кәниф Хәкимов Елена Хәкимова |
«Здоровье в руках самого человека» (2001) китабы өчен | ||
Людмила Иванова | укытучы | ТРда яшәүче халыкларның сувенир милли киемнәрен уйлап чыгарган һәм балаларны милли кием тегәргә өйрәткән өчен | |
Николай Кудашев | балалар музыка мәктәбе директоры | концерт эшчәнлеге өчен | |
2002 | Рамазан Байтимеров | шагыйрь | ТР гимнына әверелгән җырның сүзләрен язган өчен һәм 80 яше тулу уңае белән |
Рафат Каюмов | «Заман сулышы» газетасы мөхәррире | дәвамлы тарихи-публицистик эшчәнлеге, данлыклы якташлар, тарихи шәхесләр турында шигырьләре өчен | |
Җәүдәт Дәрзаманов | шагыйрь, язучы, журналист | шәһәр һәм район мәдәнияте һәм әдәбияты турында тапшырулар һәм Ш. Бикчурин иҗатын пропагандалавы өчен | |
Мөдәррис Минһаҗев | рәссам | 2002 елда сынлы сәнгать өлкәсендәге иҗади уңышлары өчен | |
Зөлфия Витакова | «Пируэт» хатын-кызлар бию ансамбле җитәкчесе | иҗади уңышлары өчен | |
2003 | Әгъдәм Галләмов | «Онытылмас еллар» (Лениногорски, 2003) китабы өчен | |
Тамара Самойлова | рәссам | 2003 елдагы иҗади уңышлары, югары осталык һәм бай иҗат потенциалы өчен | |
2004 | премия бирелмәгән | ||
2005 | Равилә Вәлиева | пенсионер | ватандарлык рухында язылган «Без сугыш еллары балалары» (2005), «Сөмбелә» әсәрләре өчен |
Миләүшә Һидиятова | милли мәдәни үзәк методисты | Лениногорски төбәген данлаучы авторлык җырлары, татар халык иҗатын пропагандалавы, Лениногорск шәһәре юбилеен билгеләгәндә иҗади активлыгы өчен | |
«Заветы Ильича» газетасы коллективы | Лениногорск шәһәрен беренче төзүчеләр турында тарихи очерклар шәлкеме баскан, актив пропаганда алып барган, үсеп килүче буында шәһәргә мәхәббәт һәм сак караш тәрбияләгән өчен | ||
Нина Афанасьева | район мәдәният йорты методик кабинеты мөдире | Лениногорск шәһәре юбилеен уздырганда иҗади уңышлары өчен (сценарийлар авторы, гаммәви чаралар режисеры, «Город золотого юбилея» китабы авторы) | |
Мансур Закиров | ТР рәссамнар берлеге әгъзасы | Лениногорскиның 50 еллыгына багышланган «Город, рождённый нефтью» сәнгать күргәзмәсендә актив катнашканы, туган төбәкнең матурлыгын данлаучы әсәрләре өчен | |
2006 | премия бирелмәгән | ||
2007 | премия бирелмәгән | ||
2008 | Энҗе Сәярова, Дарсил Садретдинов; Галина һәм Владимир Чихановлар |
иҗади гаиләләр | «сынлы сәнгать» номинациясендә бүләкләнәләр |
Харис Гомәров | пенсионер | «Заман сулышы»нда басылган публицистик мәкаләләре өчен | |
укытучылар ансамбле (Н. Кудашев, А. Ямушев җитәкчелегендә) | балалар музыка мәктәбе | «мәдәният» номинациясендә бүләкләнәләр | |
Галия Хәлимова | татар теле укытучысы (4нче мәктәп) | Ш. Бикчурин иҗатын өйрәнүгә керткән хезмәте өчен | |
2009- 2010 | иҗади төркем | «Лениногорские вести» газетасы | Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышланган мәкаләләр шәлкеме өчен |
сынлы сәнгать укытучылары | Лениногорск музыка-сәнгать педагогика көллияте | шәһәр һәм районның мәдәни тормышында актив катнашкан һәм югары һөнәри нәтиҗәләр өчен | |
Илсөяр Федюкевич | балалар һәм яшьләр арасында эстрада сәнгатен популярлаштыруда озак еллар нәтиҗәле эшәгән өчен | ||
Валерий Мартынов | шагыйрь | «Билярские напевы» (2010), «Казань» шигырьләр җыентыклары өчен | |
Зөмәрә Шәрәпова | «Айсылу» театр-студиясе җитәкчесе (11нче гимназия) | милли балалар театрын үстергән һәм яшьләрне тәрбияләгән өчен | |
2011 | премия бирелмәгән | ||
2012 | премия бирелмәгән | ||
2013 | премия бирелмәгән | ||
2014 | «Ярмарка» нәшрият йорты | «Публицистика» номинациясендә бүләкләнә | |
Үзәкләштерелгән китапханәләр ситсемасы | «Мәдәният» номинациясендә бүләкләнә | ||
Н. Н. Степанов | «Проза» номинациясендә бүләкләнә («Не только одна жизнь» китабы өчен) | ||
Н. В. Карасев | «Сынлы сәнгать» номинациясендә бүләкләнә (декоратив-гамәли сәнгатьне үстергән өчен) | ||
Р. Х. Гаррапова | «Мәгариф» номинациясендә бүләкләнә | ||
2017 | Лениногорск туган якны өйрәнү музее | «Мәгърифәт» номинациясендә бүләкләнә | |
Рәмзия Галимова | «Мәгърифәт» номинациясендә бүләкләнә (үсеп килүче буынны эстетик, вокал тәрбияләве өчен) | ||
Ринат Хәбибов | «Мәдәният» номинациясендә бүләкләнә | ||
Каюм Шәрәфов | автор-башкаручы | ||
Владимир Степанов | һәйкәлләр төзүгә керткән хезмәте өчен | ||
Мәһәрша Вәлиуллова[1][2] | шагыйрә | «Шигърият» номинациясендә бүләкләнә |
Сылтамалар
- Премия имени Шамиля Бикчурина 2018 елның 4 февраль көнендә архивланган.
- Распоряжение Главы администрации Лениногорского района и г. Лениногорска от 12.12.2005 N 904 “О проведении конкурса на присуждение премии им. Ш.Бикчурина“
Искәрмәләр
- ↑ Творчество ряда лениногорцев отмечено премией имени Шамиля Бикчурина. Лениногорский Журнал, 24.01.2017 2020 елның 25 октябрь көнендә архивланган.
- ↑ Лениногорск районы рәсми сайты 2018 елның 7 февраль көнендә архивланган.