Изаил Зарипов

Изаил Зарипов, Изаил Харис улы Зарипов (1927 елның 27 феврале, ТАССР, Сарман районы, Нөркәй1999 елның 17 декабре, Әлмәт) — татар язучысы, журналист.

Тәрҗемәи хәле

1927 елның 27 февралендә Сарман районы Нөркәй авылында туган. 1999 елның 17 декабрендә Әлмәттә вафат. Энесе Марсель Зарипов — язучы.

Петровка, Җәзикәү мәктәпләрен, Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1968) тәмамлый.

1944-1951 елларда хәрби хезмәттә.

Әлмәт спираль җөйле торбалар заводында, «Нижневартовскнефть» идарәсендә, Бөгелмә бораулау идарәсендә хезмәт куя.

1954 елдан журналистика эшендә. Нефтьчеләр тормышыннан язылган очерклары белән республика һәм үзәк гәҗит-журналларда катнаша.

«Знамя труда» (Әлмәт , 19541957 еллар), «Комсомолец Татарии» (1957-1960 еллар), «Заветы Ильича» (Лениногорск , 1962-1963 еллар) гәҗитләрендә, «Татарская нефть» журналында (1960-1962 еллар) эшли.

Лениногорск телестудиясендә (1963-1968 еллар), Татарстан телерадиокомитетында (1968-1975 еллар) хәбәрче.

ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы (1985 ел).

Чыганаклар

  1. Сарман районы энциклопедиясе, 1 нче китап: Чаллы, 2000, 80 бит.

Сылтамалар

Искәрмәләр