Марсель Зарипов

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Марсель Зарипов
Файл:М.Х.Зарипов.gif
Туган телдә исем Марсель Харис улы Зарипов
Туган 23 октябрь 1931(1931-10-23) (92 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Янурыс
Вафат булган 6 гыйнвар 2017(2017-01-06) (85 яшь)
Яшәгән урын
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы
Россия байрагы РФ
Әлма-матер
Һөнәре язучы, журналист, тәрҗемәче
Бүләк һәм премияләре Хөсәен Ямашев исемендәге премия

Марсель Харис улы Зарипов (журналистлар һәм язучылар (1970 елдан) берлекләре әгъзасы. Әсәрләрен рус телендә яза. Абыйсы Изаил Зарипов (19271999) шулай ук язучы[2].

Тәрҗемәи хәле

Ул «Знамя труда» битләрендә беренче әдәби язмалары күренә башлый. 1958 елда Марсель Зариповны әлеге газета редакциясенә әдәби хезмәткәр итеп алалар[3]. Монда эшләү чорында ул экстерн тәртибендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тота һәм Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты бүлеген читтән торып тәмамлый (1966). 1958 елданһөнәри журналист һәм язучы.

Иҗаты

Марсель Зарипов — әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап, журналистлык эше аша килгән язучыларның берсе. Аның беренче хикәяләре («Дед Матвей», «Сюрприз», «Портрет», «Чужой медовый месяц» һ. б.) республика һәм җирле матбугатта алтмышынчы елларда басылып чыга. Җитмешенче елларда әдип очерк жанрына игътибарын күбрәк юнәлтә һәм бу өлкәдә сизелерлек уңышларга ирешә. Аның «Кара алтын чишмәсе» (Жан Миндубаев белән бергә язылган), «И кадерле туган як», «Тугызынчы биеклек» (рус. Девятая высота), «Уракчы егетләр» (рус. Жнецы), «Вершины», «Читләрнең ширбәт ае» (рус. Чужой медовый месяц), «Фатирга ордер» (рус. Ордер на квартиру) кебек татар һәм рус телләрендә басылып чыккан очерк китаплары тормыш материалына бай һәм актуаль яңгырашлы булулары белән аерылып тора. Очерк һәм публицистика өлкәсендәге иҗади уңышлары өчен Марсель Зарипов 1972 елда Татарстан журналистларының Хөсәен Ямашев исемендәге премиясе белән бүләкләнде.

Марсель Зарипов тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә, күп кенә татар язучыларының романнарын һәм хикәяләрен рус теленә тәрҗемә итте: Әмирхан Еникинең «Әйтелмәгән васыять» (рус. Завещание, 1966), Гариф Ахуновның «Артышлы тау буенда» (рус. За горой Артыш, 1973), Нурихан Фәттахның «Ител суы ака торур» (рус. Итель река течет, 1978), Вакыйф Нуруллинның «Аккан су юлын табар» (рус. С ношей гору не обходят, 1982) һ. б.

Журналистлык эше

татар. газетасының Татарстан буенча махсус корреспонденты булып эшли. Анда республика тормышына багышланган, үткен икътисади һәм иҗтимагый мәсьәләләрне күтәргән меңләп мәкалә бастыра. 19921998 елларда — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хезмәткәре. 2000 елдан «Сам хозяин» газетасында умартачылык бүлеген алып бара. «Татар иле» – «Татарские края» гомумтатар гәҗитен оештыручыларның берсе[4].

2017 елның 6 гыйнварында Казанда 85 яшендә вафат[5][6]. Питрәч районы Салкын Чишмә авылы зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Гаиләсе

Хатыны Саяра Зарипова.[7]

Хәтер

  • 2022 елда рус телендә Түбән Кама шәһәре турында «Махсус максатлы шәһәр» (рус. Город особого назначения) дигән китабы нәшер ителгән.[7]

Кызыклы факт

Марсель Зарипов – Татарстан Республикасында Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булган бердәнбер журналист.[7]

Чыганаклар

  1. Сарман районы энциклопедиясе (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин), 1 нче том: Чаллы, 2000.
  2. Илһамлы Сарман. Антология (төзүче-мөхәррире Дамир Гарифуллин). Казан: Яз, 2017, 65-66нчы бит. ISBN 978-5-95-00696-1-1

Искәрмәләр

Сылтамалар