Ревдар Садыйков
Тәрҗемәи хәле.
1937 елда Башкортстан АССРның Мишкә районы Мишкә авылында офицер гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышын Литвада Алитус (рус. Олита) шәһәрендә каршылый. Бик яшьли ятим кала. Ташкәнттә ятимнәр йортында тәрбияләнә, хореография училищесын тәмамлый. Уку йортын тәмамлагач, Сарытау опера һәм балет театрында бии.[3]
1956 - 1977 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында аерым биюче, 1977 – 1980 елларда репетитор.
Иҗаты.
Ревдар Садыйков - бик яхшы әзерлекле һәм актёр таланты булган биюче.
20 еллык иҗат юлында театрның классик һәм милли балет репертуарыннан 40 тан артык спектаклендә ир-ат партияләрен бии. 19 яшендә «Шүрәле» балетында Былтыр партиясен ышанып тапшыралар. Партнёрлары - Нинель Юлтыева, Анна Гацулина[4].
Биегән партияләре
|
|
Яраткан әйтеме: "Business before pleasure" (Башта эш, аннан уен)[2]
Мактаулы исемнәре, бүләкләре
Татарстан АССРның халык артисты (1964), РСФСРның атказанган артисты (1970),
Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1973) - Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында куелган «Су анасы» балетында (Әнвәр Бакиров музыкасы) Алмай роле өчен.
Чыганаклар
- Наталья Садыйкова. Неистовый, непокоренный дар.Республика Татарстан, 23.01.2007[2]
- Татарский энциклопедический словарь. - Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998
- Театральная энциклопедия. Том 6/Глав. ред. П. А. Марков - М.: Советская энциклопедия, 1967. - 1136 стб. с илл., 8 л. илл.
- "Совет əдəбияты", Казан, 1962, № 2, 141 – 43 бит.
- "Советская музыка", 1964, № 5, с. 56 - 58.
Тышкы сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ революционный дар сүзеннән кыскартылган:http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/379576/bio/
- ↑ 1 2 3 http://www.kino-teatr.ru/teatr/acter/m/sov/379576/bio/
- ↑ http://plie.ru/?vpath=/news/data/ic_news/1090/
- ↑ Наш дом- Татарстан(үле сылтама)