Флора Әхмәтова-Урманче


Флора Ваһап (Габделваһаб) кызы Әхмәтова-Урманче (23 май 1935, Күкрәнде, Төмән өлкәсе16 октябрь 2007, Казан) — фольклорчы, галим, филология фәннәре кандидаты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1989).

Тәрҗемәи хәле

1935 елның 23 маенда Себердә, Күкрәнде авылында укытучы гаиләсендә туа. Биш яшь тулганда — әнисе, сигез яше тулганда әтисе вафат булган.

6 сыйныф кына тәмамлаган килеш Флора, 16 яшьлек абыйсына ияреп, Об елгасы тамагына урнашкан Лабытнанги шәһәрчегенә китә. Әдиб абыйсы Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлый. Сеңлесен үзе белән алып китеп, мәктәпкә урнаштыра.

Флорага рус мәктәбендә җиденче сыйныфны дәвам итү кыенга туры килә. Авылга кайта, башта 7 сыйныфны, аннан соң Тубыл татар педагогия училищесын тәмамлый. Соңрак Төмән педагогика институтында укый һәм аны 1959 елда тәмамлый. Аннары үзе сорап, Ханты-Манси җирләренә барып, мәктәпләрдә балалар укыта[1].

Себердә Әхмәтовлар гаиләсе булачак академик Диләрә Тумашева белән аралашып яши. Шушы хәл Флораның Казанга укырга килүендә хәлиткеч роль уйный. Кандидатлык диссертациясен яклагач, Флора Әхмәтова Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында халык иҗатын өйрәнү белән шөгыльләнә башлый. Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган 12 томлык «Татар халык иҗаты» җыелмасында ул «Дастаннар» һәм «Бәетләр» томнары белән катнаша. Халык эпосы буенча соңрак ике җитди җыентык әзерләп бастыра. Ул уннан артык китап, 300 гә якын фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы.

Флора Әхмәтова тәрҗемәче һәм текстолог булып та эшли. Ул, иске имләдән хәзергегә күчереп, "Дәүре галәме"н һәм "Тәрҗемәи хәл"не (Рәшит казый Ибраһим), "Идегәй"не (Нигъмәт Хәким) матбугатта бастыра.

Гаиләсе

  • Әтисе ягыннан бабасы Туктабай — мулла.
  • Әтисе — Габделваһаб. Укуын Троицк шәһәрендә, 1915 елда ирләр өчен ачылган педагогика училищесында дәвам итә. Габделваһаб ике тапкыр өйләнә. Ике хатыннан унбер бала туа. Флораның әнисе — Әтнәбикә.
  • Ире — Бакый Урманче.

Искәрмәләр

  1. Флора Әхмәтова-Урманче – республикабызда да, киң татар даирәсендә дә билгеле шәхес. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июль 2026. Архивировано из оригинала 5 март 2016 года.

Әдәбият

  1. Ленар Җамалетдин. Себер кызы — милләтебез күрке. «Мәйдан», 2005 ел, 9 нчы сан.

Тема буенча өстәмә