Игорь Смирнов
Тормыш юлы
1926 елның 8 декабрендә Саратов шәһәрендә туган.
1944 елда Мәскәү дәүләт академия сәнгать училищесын тәмамлый (педагогы Н. И. Тарасов). 1944—1949 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Опера студиясендә балетмейстер булып эшли.
1951 елда ГИТИСның балетмейстерлык бүлеген тәмамлый (Р. В. Захаров курсы).
1953—1954 елларда Румыниядә, 1963—1964 елларда Япониядә, Монголиядә һәм Аргентинада балетмейстер һәм педагог булып эшли.
1958—1960, 1962, 1964—1967 елларда — Карелия АССР Музыкаль театрының (Петрозаводск) баш балетмейстеры. Карелиядәге эшчәнлеге республиканың профессиональ балет сәнгатенә нигез салыну буларак бәяләнә[1].
1960—1961 елларда — К. С. Станиславский һәм Вл. И. Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү академия музыкаль театрының баш балетмейстеры.
1967—1989 елларда — Мәскәү дәүләт мәдәният институтының хореография кафедрасы мөдире, профессор.
1989 елның 2 декабрендә вафат була, Мәскәүдә җирләнгән[2].
Иҗаты
И. В. Смирнов иҗатына балет спектакльләренең сюжет ягыннан үстерелгән драматургиясенә омтылыш һәм классик бию хореографиясенең милли фольклор белән үрелеп баруы хас.
Театр эшчәнлеге
- Р. М. Глиэрның «Медный всадник» (Ташкент, 1950; Бухарест, 1954) — куючы режиссёр;
- Л. А. Лапутинның «Маскарад» (Ташкент, 1958; Мәскәү академия музыкаль театры, 1961; Петрозаводск, 1965) — куючы режиссёр;
- Г.-Р. Синисалоның «Сампо» (Петрозаводск, 1959) — сценарий авторы, куючы режиссёр[1];
- П. И. Чайковскийның «Лебединое озеро» (Петрозаводск, 1960[3]; Токио, 1963) — куючы режиссёр;
- Г.-Р. Синисалоның «Я помню чудное мгновенье» (Казан, 1962; Харьков, 1963) — сценарий авторы, куючы режиссёр;
- Г.-Р. Синисалоның «Сильнее любви» (Петрозаводск, 1966) — куючы режиссёр;
- А. Аданның «Жизель» (Петрозаводск, 1967) — куючы режиссёр;
- Ә. З. Бакировның «Су анасы» (Казань, 1970) — сценарий авторы, куючы режиссёр[4];
- Г.-Р. Синисалоның «Кижская легенда» (Петрозаводск, 1973) — сценарий авторы, куючы режиссёр[1].
Кинодагы рольләре
Сайланма басмалары
- Смирнов И. В. Искусство балетмейстера. — М.: Просвещение, 1986. — 190 с.;
- Смирнов И. В. … танцует Карелия : Заметки и размышления балетмейстера. — Петрозаводск: Карелия, 1977. — 158 с. — 5000 экз.:
- 2-е изд., испр. и доп. — Петрозаводск : Карелия, 1981. — 190 с. — 3000 экз.;
- Смирнов И. В. Работа балетмейстера над хореографическим произведением. — М., 1979..
Хореография мәсьәләләре буенча вакытлы матбугатта мәкаләләр бастыра.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1959);
- Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты (1973, коллектив составында) — Әнвәр Бакировның «Су анасы» балетының либреттосын язган һәм сәхнәгә куйган өчен (төп партия Алмайны башкарган Ревдар Садыйков, музыка җитәкчесе Хәсби Фазлуллин, автор Әнвәр Бакиров белән берлектә)[4];
- Карелия АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1974);
- Карелия АССР дәүләт премиясе (1974) — Карелия АССРның Музыкаль театрында Г.-Р. Синисалоның «Кижи легендасы» балетын сәхнәләштергән һәм аның либреттосын язган өчен[1];
- РСФСРның халык артисты (1978);
- М. И. Глинка исемендәге РСФСР Дәүләт премиясе (1986) — Карелия АССРның Музыкаль театры сәхнәсендә куелган Г.-Р. Синисалоның «Сампо» балет спектакленең яңа редакциясе өчен[4].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 Генделева Ю. Музыкальный театр Карелии: Очерк истории. — Петрозаводск: ПетроПресс, 2009. — ISBN 978-5-8430-0115-5.
- ↑ Смирнов Игорь Валентинович (1926–1989). bozaboza.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Гальцина Н. Лебединое озеро на карельской сцене // Карелия (архив). — 2010. — 16 февраль (№ 16).
- ↑ 1 2 3 Игорь Смирнов. Габдулла Тукай — Тукай дөньясы. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026. Архивировано 5 март 2016 года.
- ↑ Игорь Смирнов. Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Яков Свердлов (1940). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
- ↑ Тимур и его команда (1940). Кинопоиск. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.
Әдәбият
- Хачатурян А. Поэзия, музыка, танец // Театр : журнал. — 1959. — № 5.
- Шумекая Н. Искусство страны «Калевалы» // Советская музыка : журнал. — 1959. — № 11.
- Кузнецова И. Игорь Смирнов ставит балет // Советская музыка : журнал. — 1966. — № 8.
- Колосёнок С. Театр нашего города. — Петрозаводск, 1977.
- Луцкая Е. «Кижская легенда» в Петрозаводске // Музыкальная жизнь : журнал. — 1973. — № 17.
- Генделева Ю. Музыкальный театр Карелии: Очерк истории. — Петрозаводск: ПетроПресс, 2009. — ISBN 978-5-8430-0115-5.
- Генделева, Ю. Д. Смирнов Игорь Валентинович // Карелия : энциклопедия. В 3 т. Т. 3. Р—Я. — Петрозаводск, 2011. — С. 103—104.