Юрий Федотов

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Юрий Федотов
Файл:Юрий Федотов.jpg
Тулы исеме Юрий Степанович Федотов
Туган көне 17 август 1938(1938-08-17) (86 яшь)
Туган Казан, ССРБ
Эшчәнлеге театр артисты
Бүләк һәм премияләр

Юрий Федотов (Юрий Степан улы Федотов, русча Юрий Степанович Федотов) – театр артисты, Муса Җәлил премиясе, Тукай премиясе иясе.

1938 елның 17 августында Казан шәһәрендә туган. 2008 елда вафат.

1957 елда В.И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театрына кабул ителә, ярдәмче төркемдә уйный башлый һәм театрның әйдәп баручы артистына кадәр үсә. Әлеге театр каршындагы театр студиясен (1961) тәмамлый[2].

Театр сәхнәсендә иҗат иткән ярты гасыр дәвамында 200 дән артык, Россия театр сәнгатенең алтын фондына кергән, Татарстанның мәдәни тормышында вакыйга буларак кабул ителгән рольләрдә уйный. Замандашлар образлары тамашачыны намуслы, тугрылыклы булулары һәм артистның ихлас уены белән җәлеп итә.

Рольләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Сатаров (“ДәвамДиас Вәлиев)
  • Муса Җәлил (“Х көнеДиас Вәлиев)
  • Абабий (“Изгеләрдән изге” И. Друце)
  • Леня Шиндин (“Без, түбәндә кул куючылар” М. Гельман)
  • Иван (“Иван һәм мадонна” А. Кудрявцев)
  • Иван Позднышев (“Күкрәп яуган арада” А. Штейн)
  • Троян (“Астория” кунакханәсе” А. Штейн)
  • Петровский (“Большевиклар” М. Шатров)
  • Самсон Большов (“Банкрот” А.Островский)
  • Михаил Зыков (“ЗыковларМаксим Горький)
  • Голубков (“Чабу” М. Булгаков)
  • граф Алексей Орлов (“Патша авы” Л. Зорин)
  • президент фон Вальтер (“Мәкер һәм мәхәббәт” Ф. Шиллер)
  • Жорж Дюруа (“Сөйкемле дус” Г. Мопассан)
  • Тевье-сөтче (“Искә алу догасы” Г. Горин)
  • Федор патша (“Падишаһ Федор Иоан улы” А.Толстой)
  • Тимофей («Чит кеше белән гаилә портреты” С. Лобозеров)
  • Эрвин Паркер («Америка себеркесе, яки Россия буйлап исерек ата белән сәяхәт” И. Квирикадзе)
  • Хлопов («Ревизор» Н. В. Гоголь)
  • Лоби («Ханымның килүе” Ф. Дюрренматт)[3].

Юрий Федотов: Кайдадыр укыганым бар: туган җирнең икмәген ашарга, туган як чишмәсенең суын эчәргә кирәк дип. Менә шуның өчен дә мин Одесса театрына китмәдем. Кира Муратова чакырса да. Станислав Говорухин чакырса да.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Габдулла Тукайга багышланган махсус портал

Диана Геворгян. Юрий Федотов: Тратиться надо в нашей профессии. “Казань” журналы өчен, 16 октябрь, 2009 ел[1].