Нинель Юлтыева
Тәрҗемәи хәле
1926 елның 3 февралендә Башкортстан АССРның башкаласы Уфа шәһәрендә, язучы Давыт Юлтый гаиләсендә туган. 1938 елда әтисе сәяси репрессия корбаны була, әнисе Фатыйма 10 ел Мордовия төрмәсендә үткәрә. 1935 — 1941 елларда Н. Юлтыева Ленинградта хореография училищесындә белем ала. Мөгаллимнәр Наталья Камкова (А. Ваганова шәкерте) һәм Александр Ширяев ятимә кызга ярдәм кулы сузалар. 1941 елда сугыш башлангач, укучыларны өйләренә тараталар. Уфада көтәр кешесе булмаса да, 15 яшьлек кызны Башкортстанның опера театрына эшкә билгелиләр. Рәсми рәвештә 1943 елдан Молотов (хәзерге Пермь) бию училищесындә укуын дәвам итә.1949 елда Ленинград бию училищесынең дипломын ала. 1968 елда шул ук уку йортының мөгаллимнәр бүлеген, 1972 елда Н. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград дәүләт консерваториясенең балет куючылар бүлеген тәмамлый.
2014 елның 23 ноябрендә вафат.
Иҗаты
- 1941 — 1945 елларда Башкортстанның дәүләт опера һәм балет театры биючесе.
- 1946 — 1966 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәүче биючесе һәм сәнгать җитәкчесе. Нәҗип Җиһановның Зөһрә балетында төп рольдә дебют ясый (1946).
- 1972 елдан Казан мәдәният институтында бию кафедрасы мөдире, профессор (1985).
- 1974 — 1977 елларда Мисырның башкаласы Каһирә шәһәрендә балет төркеменең сәнгать җитәкчесе.
- 1981 — 1983 елларда Венесуэланың башкаласы Каракас шәһәрендә Т. Кареньо исемендәге театрның балет куючы мөгаллиме. Атаклы биюче Хулио Бокка Н. Юлтыевада укый.[1]
- 1988 — 1989 елларда Мисырда Каһирә югары балет институтының сәнгать җитәкчесе.
- 1998 елдан Казан хореография училищесынең сәнгать җитәкчесе.
«Шәһрезадә», «Йокыга талган гүзәл», «Шопениана», «Баядерка», «Бакчасарай фонтаны» спектакльләрен куя.[2]
Илленче еллардан башланган мөгаллимлек эшчәнлеге бүген дә дәвам итә. Берничә йөз шәкерте институтларда, укуханәләрдә белем бирә, театрларда эшли, бию коллективларын җитәкли.[3]
| Биюченең сәхнә гомере бик кыска, диләр, ләкин бу сүзләр Нинель Юлтыевага кагылмый Нәҗип Җиһанов, ССРБ халык артисты
|
Төп партияләре
- Аврора («Йокыга талган гүзәл» П. И. Чайковский);
- Жизель («Жизель» А. Адан);
- Одетта («Аккош күле» П. И. Чайковский);
- Одилия («Аккош күле» П. И. Чайковский);
- Китри («Дон Кихот» Л. Минкус);
- Эсмеральда, Мария («Бакчасарай фонтаны» Б. Асафьев);
- Сөембикә («Шүрәле» Ф. Яруллин);
- Зөһрә («Зөһрә» Н. Җиһанов);
- Раушан («Раушан» З. Хәбибуллин);
- Сәрви («Алтын тарак» Ә. Бакиров);
- Зифа («Кисекбаш» Р. Гобәйдуллин);
- Зарифа («Тау хикәяте» А.Ключарев)[4].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан АССРның атказанган артисты (1953);
- РСФСРның халык артисты (1957);
- Татарстан Республикасының халык артисты (1996);
- Башкортстан Республикасының халык артисты (1995);
- Салават Юлаев ордены (Башкортстан);
- «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале;
- «Бию җаны» (Душа танца) призы (2002)[5]
- Казанның Мактау китабына кертелә (2007)[6].
Истәлек
2026 елда Нинель Юлтыеваның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында истәлекле чаралар уза: 3 февральдә Казан хореография училищесында «Остазыбызны һәм дустыбызны искә алабыз» дигән очрашу була[7][8]. Февраль азагында Уфада Ш. Ходайбирдинның йорт-музеенда «Нинель Юлтыева адажиосы» дигән истәлек кичәсе үтә[9][10].
Казандагы «Хыял юлыннан» халыкара хореография сәнгате бәйге-фестивале Нинель Юлтыева исемен йөртә[11][12].
Искәрмәләр
- ↑ Фуэте королевасы
- ↑ Татар Улановасы
- ↑ Җәлил театры сайты, archived from the original on 2014-02-22, retrieved 2014-09-13
- ↑ Талант на века, archived from the original on 2019-03-29, retrieved 2014-09-13
- ↑ Приз «Душа танца». Вечерняя Казань (12 март 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
- ↑ Книга почета. Мэрия Казани. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2022.
- ↑ О праздновании 100-летия Нинель Юлтыевой. Министерство культуры Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
- ↑ 3 февраля 2026 исполнится 100 лет со дня рождения... Sahne.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
- ↑ В Уфе состоится вечер памяти к 100-летию балерины Нинель Юлтыевой. Башинформ. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
- ↑ Вечер памяти «Адажио Нинель Юлтыевой». Дом-музей Ш. А. Худайбердина. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
- ↑ Международный конкурс-фестиваль хореографического искусства «Дорогою мечты». Образовательный портал РТ. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
- ↑ Международный конкурс-фестиваль хореографического искусства «Дорогою мечты» имени Нинель Юлтыевой. Дорогою мечты. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 июнь 2026.
Чыганаклар
- Юлтыева Н. Д. «Адажио моей памяти». Казань, 2006.
Тышкы сылтамалар
- Д. Рәфыйков.ХӘЗЕР БАЛЕТКА ИСКИТМӘЛЕ АВЫЛ БАЛАЛАРЫ КИЛӘ. «Ватаным Татарстан». № 196. 16.09.2008