Рәшит Гобәйдуллин
Тәрҗемәи хәле
1931 елның 10 ноябрендә Ырынбур өлкәсе Орск районы Танаулык авылында туган. Виолончель белгечлеге буенча Ташкент консерваториясен (Г. Васильев сыйныфы) (1954), ирекле тыңлаучы сыйфатында Мәскәүдә Гнесиннар исемендәге музыка-педагогия институтын (Генрих Литинский курсы) (1967) тәмамлый.
Хезмәт юлы
- 1943-1954 Үзбәкстан ССР дәүләт филармониясенең халык уен кораллары оркестры артисты.
- 1954-1967 Мәскәүдә кинофильмнар чыгару идарәсе симфоник оркестры артисты.
- 1968-1970 Уфа сәнгать институтының теория укытучысы.
- 1970-1972 ТАССР җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе[1].
- 1972-1976 Казан дәүләт педагогия институтының музыка теориясе, тарихы һәм музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.
- 1976 елдан Мәскәүдә яши, балалар музыка мәктәпләрендә укыта һәм үзешчән музыка коллективларына, студияләргә җитәкчелек итә.
Иҗаты
Иҗатына жанрлар төрлелеге хас. Театральләшкән музыкаль әсәрләре белән татар театрлары үсешенә зур өлеш кертә. Иҗатында оркестр өчен язылган һәм камера-инструменталь әсәрләр зур урын тота. Классик музыканың төп формалары һәм жанрлары белән эшләү остасы. Сара Садыйкова белән берлектә иҗат ителгән «Мәхәббәт җыры» (1971) һәм «Кияүләр» (1972) музыкаль комедияләре популярлык казана.
Әсәрләре
Балетлар
- 1958 «Кисекбаш» (Әхмәт Фәйзи либреттосы, Габдулла Тукай поэмасы буенча)
- 1983 «Чака» (Д. Мамаду либреттосы).
Опералар
- 1976 «Җиһангир» (Хәй Вахит либреттосы)
- 2001 «Идегәй» (Ренат Харис либреттосы, клавирда тәмамланган)
Симфоник әсәрләр
Камера-инструменталь әсәрләр
- 1963 Кыллы квартет
- 1978 Скрипка, альт һәм виолончель триосы өчен
- 1972 Инструменталь ансамбль өчен «Музыкаль күренешләр» әсәре
- 1967 Скрипка һәм фортепиано өчен соната
- 1980 Виолончель һәм фортепиано өчен 10 пьеса
- 1969 Солистлар, хор һәм оркестр өчен «Торналар кайтканда» ораториясе
- 1977 «Беренче очыш күге» вокаль шәкеле
- 1978 «Ана йөзе нуры» вокаль циклы
- спектакльләргә һәм кинофильмнарга музыка
Җырлар
- Язмышым (автор көе һәм сүзләре)
- Мәһабәт Казаным (Фәннур Сафин сүзләре)
- Гәрәбә (Нури Арслан сүзләре)
- Туган җиремә (Фәннур Сафин сүзләре)
- И, Казан, Казан (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)
Әдәбият
- Композиторы и музыковеды Советского Татарстана. Казань, 1986.
Сылтамалар
Искәрмәләр
- ↑ Татар филармониясе сайтында(үле сылтама)