Альберт Хәсәнов

Альберт Бари улы Хәсәнов (әдәби тәхәллүсе Альберт Ашыт, 1 декабрь 1937, Кече Кавал, Биектау районы, Татарстан АССР2020 елның 8 ноябре, Лениногорск, ТР, РФ) — татар язучысы, журналист. Шамил Бикчурин премиясе (1998), Саҗидә Сөләйманова премиясе (2007), Рафаил Төхфәтуллин премиясе (2014) лауреаты. Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1995).

Тормыш юлы һәм иҗаты

Альберт Бари улы Хәсәнов 1937 елның 1 декабрендә[1] Татарстанның Биектау районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туган.

1961 елда Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлый, аннан соң озак еллар Татарстанның Лениногорск шәһәрендә «Ленин васыятьләре» исемле газета редакциясендә әдәби хезмәткәр, Лениногорск телестудиясендә һәм радиосында соңгы хәбәрләр бүлеге редакторы булып эшли. Шул елларда аның көндәлек матбугатта хикәяләре, учыpклары басыла башлый. «Озын аяк» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1966 елда дөнья күрә. Хәзер язучының, учыpк җыентыклары белән бергә, дистәдән артык басма китабы бар. Альберт Хәсәнов хикәяләренең күпчелеге кече һәм урта яшьтәге балаларга адресланган булып, алар тематик яктан да бер-берсенә якын торалар. авᴛыр үзенең әсәрләрендә яшь буынны табигатькә, хайваннар дөньясына сак мөнәсәбәттә булырга өнди.

«Бер сафта», «Юллар үргә илтә» кебек җыентыкларына тупланган учыpкларында һәм документаль хикәяләрендә исә язучы хезмәт кешеләренең – бораучыларның, төзүчеләрнең күркәм образларын чагылдырырга омтыла. 1983 елда «Казан утлары» журналында Альберт Хәсәновның «Әбием ядкаре» исемле повесте басылып чыкты.

1990 елдан янәдән журналистлык хезмәтенә кайта: «Ватаным Татарстан» газетасының Әлмәт төбәге буенча үз хәбәрчесе вазифаларын башкара.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Сылтамалар

Искәрмәләр