Татарстан язучылар берлеге

Татарстан Республикасы Язучылар берлеге (рус. Союз писателей Республики Татарстан) — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче һәм әдәби иҗат өлкәләренең берсендә актив эшләүче, татар яки башка теләсә кайсы телдә язучы гражданнарны, шулай ук республикадан читтә яшәүче һәм татар әдәбиятына зур өлеш керткән кешеләрне берләштерүче иҗтимагый оешма (иҗат берлеге)[1].

Гомуми мәгълүмат

Оешма Казан шәһәре, Мөштәри урамы, 14 йорт адресы буенча урнашкан[2].

Язучылар берлегенең рәисе — Ркаил Зәйдулла[3].

Оешманың төбәк бүлекләре арасында Әлмәт язучылар оешмасы (1963 елдан)[4] һәм Чаллы язучылар оешмасы (1980 елдан) эшли. Берлек әгъзалары Татарстанда, шулай ук Мәскәүдә, Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Чувашия республикаларында һәм Россиянең башка төбәкләрендә яшиләр.

Татарстан Язучылар берлегендә 336 язучы исәпләнә. Әгъзаларның уртача яше — якынча 59 яшь[2].

Берлекнең төп максатлары:

  • рухи мирасны һәм әдәбиятны пропагандалау;
  • язучыларның һөнәри осталыгын камилләштерү;
  • яшь талантларны әзерләү;
  • язучыларның иҗат һәм торак-көнкүреш шартларын яхшырту;
  • милләтара дуслыкны ныгыту;
  • Россия Язучылар берлеге һәм башка язучылар оешмалары белән иҗади хезмәттәшлекне ныгыту[1].

Берлектә проза, поэзия, әдәби тәнкыйть, балалар әдәбияты, нәфис тәрҗемә һәм рус әдәбияты буенча иҗат секцияләре эшли.

Татарстан Язучылар берлеге татар әдәбиятының үсешенә ярдәм итә, иҗат лабораторияләре, әдәби конкурслар һәм очрашулар оештыра. Шулай ук яшь авторларны барлау, тәрбияләү һәм аларны милли әдәби традицияләргә нигезләнеп иҗат итәргә юнәлтү — оешманың төп бурычларының берсе булып тора[5]. 2016 елдан 2025 елга кадәр 686 әдәби әсәр басыла[6].

2025 елда Татарстан язучылар берлеге Россия язучылар берлеге составына керә[7].

Тарихы

1920 нче еллар башында татар язучыларын бер иҗади оешмага берләштерү омтылышлары башлана. 1923 елда Кави Нәҗми катнашында «Завод» әдәби түгәрәге оештырыла, ә Шамил Усманов «Часовой» әдәби берләшмәсен төзи[8].

1924 елда Казанда «Октябрь» исемле зур әдәби берләшмә барлыкка килә. Соңрак язучыларның бер өлеше Гадел Кутуй һәм Гариф Толымбайский катнашында «Сулф» берләшмәсен оештыра. Шушы чорда матбугатта барлык язучыларны бер оешмага туплау идеясе киң тарала[8].

1927 елда ВКП(б) өлкә комитетында бу мәсьәлә буенча киңәшмә үткәрелә. Нәтиҗәдә комиссия төзелеп, 1928 елның 5 маенда Татар совет язучылары оешмасы барлыкка килә. Шул ук елда Татар пролетар язучылары ассоциациясе оештырыла, әмма ул 1932 елда таратыла[8][9].

ВКП(б) Үзәк Комитетының 1932 елгы карарыннан соң барлык әдәби төркемнәрне берләштерү процессы башлана. 1934 елның 25–29 июлендә Казанда язучыларның беренче съезды уза, һәм язучылар оешмасы ТАССР Язучылар союзы дип атала башлый. Анда татар совет әдәбияты һәм аның жанрлары турындагы докладлар белән Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Риза Ишморат, Кәрим Тинчурин, Фатыйх Кәрим чыгыш ясыйлар. Съезд көннәрендә ТАССР Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы һәм Халык Комиссарлары Советы совет язучыларының иҗади, мәдәни һәм көнкүреш шартларын яхшырту турында махсус карар кабул итәләр[10].

Бөек Ватан сугышы башланганга Татарстан Язучылар берлегендә 50 якын әгъза исәпләнә, аларның 40 якыны фронтка китә. 1943 елда ССРБ Язучылар берлеге җитәкчесе Александр Фадеев, бу хәл турында белгәч, җитди борчылу белдерә һәм язучыларның бер өлешен тылга кайтарырга тәкъдим итә, әмма аларның берсе дә алгы сызыкны калдырып китәргә ризалашмый. Нәтиҗәдә, фронтта татар язучыларының яртысыннан күбрәге — 31 кеше һәлак була. Алар арасында: М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш, Нур Баян, Р. Ильяс, М. Әблиев, В. Мифтахов, К. Басыров, М. Гаязов, Х. Рахман, Р. Саттар, Д. Фәтхи, Ә. Камал һәм башкалар бар[11].

1991 елдан оешма Татарстан Республикасы Язучылар берлеге исемен йөртә[8][9].

undefined

Татарстан Язучылар берлегенең съездлары

Татарстан Язучылар берлегенең төп идарә органы — съезд. Съездларда оешманың эшчәнлеге турында хисаплар тыңлана, яңа идарә сайлана һәм әдәбият үсешенең төп юнәлешләре билгеләнә.

I съезд (1934 ел, 25–29 июль) Казанда үткәрелә һәм рәсми рәвештә «Совет язучыларының Беренче Бөтентатарстан съезды» дип атала. Ул Татар дәүләт академия театры бинасында ачыла һәм Мәгариф эшчеләре йортында дәвам итә. Съездны кереш сүз белән Кави Нәҗми ача. Беренче идарә составына Кави Нәҗми (рәис), Кәрим Тинчурин, Гомәр Гали, Гомәр Толымбайский, Хәсән Туфан һәм башкалар керә[2].

II съезд (1950 ел, 13–15 июнь) Казанда уза. Беренче съезд белән икенчесе арасында 16 еллык өзеклек була. Яңа идарә рәисе итеп Гариф Гобәй сайлана[2].

III съезд (1954) һәм IV съезд (1958) татар әдәбиятының сугыштан соңгы чорда актив үсүен күрсәтә. Бу съездларда язучылар берлегенең иҗади эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләре карала. Рәисләр итеп Гомәр Бәширов һәм Афзал Шамов сайлана. V съезд (1963) Казанда үткәрелә. Бу чорда оешманың әгъзалары саны арта, республикада әдәби тормыш активлаша. Съездда Мирсәй Әмир рәис итеп сайлана[2].

VI съезд (1965) чираттан тыш съезд була. Ул нигездә РСФСР язучылары съездына делегатлар сайлау максатыннан җыела, идарә яңадан сайланмый.

VII съезд (1968) һәм VIII съезд (1974) чорында оешманың эшчәнлеге киңәя, әдәби иҗатның төрле юнәлешләре үсеш ала. Бу елларда берлекне Ибраһим Гази һәм Гариф Ахунов җитәкли.

IX съезд (1979) һәм X съезд (1984) татар әдәбиятының актив иҗади чорына туры килә. 1984 елгы съездда рәис итеп драматург Туфан Миңнуллин сайлана.

XI съезд (1989) үзгәртеп кору чорында үтә. Съездда җәмгыятьтәге үзгәрешләр шартларында әдәбиятның роле турында фикер алышу була. Рәис итеп Ринат Мөхәммәдиев сайлана.

XII съезд (1994) һәм XIII съезд (1999) Татарстан Республикасының яңа сәяси шартларында үткәрелә. Бу чорда милли әдәбият үсеше һәм иҗат иреге мәсьәләләре күтәрелә. XIII съездда Фоат Галимуллин рәис итеп сайлана.

XIV съезд (2002) һәм XV съезд (2005) язучылар берлегенең структурасын яңарту һәм яшь авторларны җәлеп итү мәсьәләләренә багышлана. 2005 елда рәис итеп Илфак Ибраһимов сайлана[12].

XVI съезд (2008) һәм XVII съезд (2012) дә оешманың иҗади эшчәнлеген киңәйтү, әдәби остаханәләр эшен үстерү мәсьәләләре карала. 2012 елда рәис итеп Рафис Корбан сайлана[13].

XVIII съезд (2016) Казанда «Казан» милли мәдәният үзәгендә уза. Анда рәис итеп драматург Данил Салихов сайлана[14].

XIX съезд (2021) Кәрим Тинчурин исемендәге театр бинасында үткәрелә. Күпчелек тавыш белән язучы һәм шагыйрь Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана[15].

XX съезд (2025) Казан шәһәрендә «Корстон» комплексында үтә. Бу съездда Ркаил Зәйдулла кабат Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайлана[16].

undefined

Тәнкыйть

Татарстан Язучылар берлеген яшь авторларны җәлеп итүгә һәм аларга ярдәм күрсәтүгә җитәрлек игътибар бирмәүдә тәнкыйтьлиләр. Оешмада нигездә урта һәм өлкән яшьтәге язучыларның күпчелекне тәшкил итүе билгеләп үтелә. Моннан тыш, Берлек әгъзалары санының кимүенә дә игътибар ителә: XIX һәм XX съездлар арасында 46 автор вафат булган, шул ук вакытта оешмага 21 генә яңа әгъза кабул ителә[17]. Махсус яшь талантлар өчен гамәлгә куелган Муса Җәлил исемендәге республика премиясе дә, берничә тапкыр «яшьләр белән эшләгән өчен» дигән формулировка белән олы яшьтәге язучыларга бирелә[18].

Искәрмәләр

  1. 1 2 Устав Союза писателей РТ. rus.sptatar.com. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  2. 1 2 3 4 5 Берлек турында. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге (9 апрель 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  3. Җитәкчелек. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге (17 февраль 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  4. Г. Ф. Валеева-Сулейманова. Альметьевское отделение Союза писателей. almet-history.tatneft.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  5. Вакыйгалар. Татарстан Республикасы Язучылар берлеге. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  6. «Если не пьет, то плохо пишет»: как писатели Татарстана выбирали своего раиса. БИЗНЕС Online (28 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  7. Татарстанские литераторы вошли в союз писателей России, возглавляемый Мединским. БИЗНЕС Online (3 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  8. 1 2 3 4 Гыйззәтуллин Н.Г. Әдәби түгәрәкләр һәм оешмалар. Tatarica Онлайн энциклопедия. Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  9. 1 2 Союзу писателей Татарстана – 85 лет! Всемирный конгресс татар (25 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  10. О Союзе. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  11. Великая Победа. Писатели Татарстана – участники Великой Отечественной войны. Национальная библиотека Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 март 2026.
  12. Ибрагимов Ильфак Мирзамухаматович. Слава-Дан Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  13. В Казани открылся XVII съезд Союза писателей Татарстана. tatarstan.er.ru (18 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  14. Рафис Корбан ушел с поста председателя Союза писателей РТ. Реальное время (10 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  15. Съезд писателей избрал нового лидера. Газета «Республика Татарстан» (3 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  16. Мухаметова Р. Начался внеочередной съезд Союза писателей Татарстана. Татар-информ (3 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 март 2026.
  17. Радиф Кашапов. Съезд Союза писателей Татарстана: между красотой и балаганом. Реальное время (28 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.
  18. Десять задач, с которыми не справился Союз писателей Татарстана. sntat.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 18 март 2026.

Тема буенча өстәмә