Александр Фадеев

Алекса́ндр Влади́мир улы Фаде́ев (Алекса́ндр Фаде́ев, рус. Алекса́ндр Влади́мирович Фаде́ев, 4 гыйнвар 1964, Казан) — ялгыз шуу төркемендә чыгыш ясаган Совет фигуристы. 1985 елгы Дөнья чемпионы, дүрт тапкыр Европа чемпионы (1984, 1987, 1988, 1989), алты тапкыр СССР чемпионы. СССРның атказанган спорт мастеры (1985 ел).

Тормыш юлы

Александр Фадеев бозда беренче адымнарын Казанда, М. Горький исемендәге мәдәният паркының ачык шугалагында ясый. Нәкъ менә биредә аны Казан фигуралы шуу мәктәбе тренеры Геннадий Сергей улы Тарасов күреп ала, Саша аның җитәкчелегендә фигуралы шуу белән шөгыльләнә башлый. Бу тренер фигуристны беренче зур уңышына — яшүсмерләр арасында Дөнья чемпионатында җиңүгә алып килә, шуннан соң Александрны Мәскәүгә чакыралар, анда ул Станислав Жук җитәкчелегендә шөгыльләнә башлый.

16 яшеннән Станислав Жук, аннары Сергей Волков, 1987 елдан — Станислав Леонович җитәкчелегендә тренировкалар уздыра. ЦСКА спорт клубында исәптә тора.

1978 елгы Свердловсктагы СССР халыкларының кышкы Спартакиадасында Александр яшүсмерләр арасында 9 нчы урынны ала, бу аның беренче зур җиңүләренең берсе була[1]. 1980 елда Фигуралы шуу буенча яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатында җиңә, шул ук елны беренче тапкыр Дөнья чемпионатында чыгыш ясый (14 нче урын).

Дүрт тапкыр Европа чемпионы (1984, 1987, 1988, 1989), Дөнья чемпионы (1985). Олимпия уеннарында иң яхшы нәтиҗәсе — 1988 елда 4 нче урын алу.

Станислав Жук укучысы буларак, Фадеев катлаулы программалар башкара. Ул ике төрле өчле сикерүдән торган каскадны (өчле сальхов + өчле тулуп, 1983 ел, мәгълүматлар төгәлләнмәгән), каскадта өчле лутцны (1983), каскадта өчле аксельне (1983) беренче башкаручы була һәм дөнья чемпионатларында беренчеләрдән булып дүртле сикерүне (1983 елда хата белән дүртле тулуп) ясарга омтыла.

1982/83 сезонында Жук Фадеев өчен «Баллада для Аделины» һәм «Ксанаду» эстрада көйләренә катлаулылы ирекле программа куя. Анда тарихта беренче тапкыр дүртле сикерү (тулуп), каскадта өч ярым әйләнешле аксель, өчле лутц — өчле тулуп каскады, шулай ук төрле якка ике аксель белән өчле тулуп комбинациясе, икеле аксель — ойлер — өчле тулуп каскады кертелә. Программада барлыгы 8 өчле һәм бер дүртле сикерү була. Чиләбедәге СССР чемпионатында Александр күптөрле ярышларның барлык өч төрендә дә җиңә һәм И. Бобринны узып китә. Европа чемпионатында мәҗбүри фигураларда уңышсыз чыгыш ясаса да (9 нчы урын), кыска программада 3 нче, ә ирекле программада (дүртле сикерү омтылышы һәм сигез өчле сикерү белән) 2 нче урынны ала[2]. Дөнья чемпионатында мәҗбүри фигураларның берсен («крюк») уңышсыз үтәп, 6 нчы урынны ала. Кыска һәм ирекле программаларда дүртенче була. Совет судьясы Ирина Абсалямова ирекле программада аңа 5,9/5,8 билгеләре куеп, 2 нче урынга куя[3].

Александр өчен 1984/85 сезоны иң уңышлысы була. Токиодагы Дөнья чемпионатында Фадеев күптөрле ярышларның барлык өч төрендә дә: фигураларда, кыска һәм ирекле программаларда җиңә[4]. Бу фигуралы шуу тарихында беренче тапкыр була. Ирекле программада Фадеев беренче тапкыр өчле аксель — икеле тулуп каскадын, шулай ук өчле лутц — өчле тулуп каскадын чиста башкара, барлыгы 7 өчле сикерү ясый. Техника өчен судьялар алты тапкыр 5,9 билгесен куялар.

Бекадәр уңышсыз булган 1985/86 сезоныннан соң, Фадеев 1987 елгы Европа чемпионатында яңадан күптөрле ярышларның барлык өч төрендә дә иң яхшы чыгыш ясап, җиңә. Ирекле программада рус халык көйләренә 7 өчле сикерү ясый. Судьялар 10 тапкыр 5,9 һәм өч тапкыр иң югары 6,0 билгесен куялар. 1988 елгы Европа чемпионатында ышанычлы җиңүдән соң, Александр 1988 елгы Олимпия уеннарында өчле аксельне ясый алмый.

1988/89 сезонында хореограф М. Зуева программа стилен кискен үзгәртә һәм аны М. Мусоргскийның «Ночь на Лысой горе» балеты музыкасына куя. Европа чемпионатында Александр сигез өчле сикерү белән (шул исәптән өчле аксель — өчле тулуп комбинациясе) ирекле программаны камил башкара. Инглиз тамашачылары аны басып алкышлый, ә хөкемдарлар 11 тапкыр 5,9 һәм 4 тапкыр 6,0 билгесен куялар.

Спорт карьерасы ахырында Фадеевның СССР фигуралы шуу федерациясе белән мөнәсәбәтләре катлаулана. Фигурист, Дөнья чемпионатында әзерлеккә игътибарын юнәлтер өчен, Европа беренчелегендә катнашмаска рөхсәт сорый. Федерация моңа каршы төшә, ләкин җыелма командада аңа урын бирелми. Фадеев истәлекләре буенча, аңа каршы кампания башлана һәм аны дөнья чемпионатында катнаштырмыйлар. Шуннан соң Фадеев һәвәскәр спорттан китәргә карар кыла[5].

1990 елларда АКШка күченә. Профессиональ ярышларда һәм шоуларда чыгыш ясый. 1993 елда Массачусетс штатында профессионаллар арасында АКШ ачык чемпионатында җиңә[6].

Хәзерге вакытта Чикаго тирәсендә тренер булып эшли.

Спортив казанышлары

Ярышлар/Ел 1979 1980 1981 1982 1983 1984 1985 1986 1987 1988 1989 1990
Кышкы Олимпия уеннары 7 4
Фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатлары 14 10 4 3 1 3 3 WDR 4
Европа чемпионатлары 9 5 3 1 3 1 1 1
Яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатлары 3 1
СССР чемпионатлары 4 2 3 1 1 1 1 1 1

WDR — ярышлардан төшеп калды.

Искәрмәләр

  1. Кира Иванова. Extras. Зимняя Спартакиада народов СССР 1978. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026. Архивировано из оригинала 1 февраль 2012 года.
  2. European Championships — Men’s Results. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026. Архивировано 23 июнь 2020 года.
  3. World Championships - Men Results. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  4. Культура и сельское хозяйство: Главархив — о чем писали в газетах в марте 1985 года. Официальный сайт Мэра Москвы (23 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  5. Александр Фадеев. Александр Фадеев: Мал золотник, да дорог. Sports.ru (4 гыйнвар 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 февраль 2026.
  6. 'Рабинер И. Александр Фадеев: Шоу среди дельфинов // Спорт-Экспресс : газета. — 1997. — 29 июль.