Мирза Мәхмүтов исемендәге премия
Мирза Мәхмүтов исемендәге премия, Татарстан Республикасының Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе (рус. Государственная премия Республики Татарстан имени М. И. Махмутова) ― Татарстан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен дәүләт бүләге. Академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның (1926―2008) истәлеген мәңгеләштерү өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнгән.
Тарих
2017 елның 26 декабрендә ТР Президентының «Татарстан Республикасының М. И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен гамәлгә кую турында» УП-1169 санлы Указы белән гамәлгә кертелгән[1].
Максаты
Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм күренекле Россия педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, ТР Фәннәр Академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, РФ атказанган фән эшлеклесе Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның (1926―2008) истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.
Статус
Ел саен 5 октябрьгә һәрберсе 100 мең сум күләмендә ике премия бирелә[2].
Премия ТР Президенты тарафыннан премияне бирү комитеты тәкъдимнәре нигезендә бирелә.
Премиягә Татарстан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, дидактика өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр керткән өчен, дәгъва кыла ала. Педагогик хезмәткәрләр коллективларын күрсәтү рөхсәт ителми.
Премиягә лаек булган затларга «М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом һәм мактау билгесе тапшырыла.
Мактаулы билге алтын төстәге металлдан ясала һәм 32 мм диаметрлы түгәрәк формада була. Мактаулы билгенең сул ягында үзәк буенча академик Мәхмүтовның портреты сурәтләнгән. Икенче якта «Мәгарифтә фәнни-гамәли казанышлар өчен» дигән язма урнаштырылган.
Лауреатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:Мирза Мәхмүтов премиясе лауреатлары
- 2018 – Юрий Владимирович Мышин, Советлар Союзы Герое Павел Семенович Ханжин исемендәге 1нче санлы Тәтеш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы[3][4]
- 2019 – Валерьян Фәрит улы Габделхаков, педагогика фәннәре докторы, КФУның психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы профессоры; Фидалия Дамир кызы Халикова, педагогика фәннәре кандидаты, КФУның IT-лицееның химия укытучысы[5].
- 2020 – Ләйлә Салехова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы профессоры, Ольга Григорьева, Әлмәт шәһәренең 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы[6].
- 2021 – Елена Геннадий кызы Азина, Яр Чаллының Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46нчы санлы мәктәбенең укытучы-логопеды; Елена Михаил кызы Ибраһимова, педагогика фәннәре докторы, профессор, КФУ юридик факультетының хокук белеме теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдире[7]
Искәрмәләр
- ↑ ТР Президентының «М. И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен гамәлгә кую турында» УП-1169 санлы Указы
- ↑ Положение о Государственной премии Республики Татарстан имени М. И. Махмутова. Приложение № 1 к Указу Президента Республики Татарстан от 26 декабря 2017 года № УП-1169 (pdf). Министерство образования и науки Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 17 октябрь 2018. Архивировано 17 октябрь 2018 года.
- ↑ О присуждении Государственной премии Республики Татарстан имени М.И. Махмутова в 2018 году. Указ Президента Республики Татарстан от 05.10.2018 № УП-707 (pdf). Президент РТ (5 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 октябрь 2018.
- ↑ Указ Президента РТ УП-707 О присуждении Государственной премии Республики Татарстан имени М.И.Махмутова в 2018 году 2022 елның 24 август көнендә архивланган.
- ↑ Названы лауреаты премии М. Махмутова. Всемирный конгресс татар
- ↑ Минниханов присудил двум педагогам по 100 тысяч рублей премии
- ↑ Минниханов присудил государственную премию РТ им. Махмутова. Рамблер, 14.09.2021
