Шамил Закиров
Шамил Зиннур улы Закиров — татар җәмәгать эшлеклесе, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире, Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты, Татарстан һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре.
1945 елның 15 мартында туа. 1970 елда Казан химия-технология институтын, 1975 елда Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институтын (хәзер Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты) тәмамлый. 1979–1985 елларда Чаллыда «Энергетик» мәдәният сараен җитәкли, бер үк вакытта 1982 елдан шәһәр шурасында мәдәният бүлеге мөдире булып эшли. 1985 елның 5 февраленнән — Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры мөдире. 1998, 2002, 2005 елларда — Төрки халыкларның «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале мөдире.
Озак еллар буенча туплаган төрле телләрдә басылган Коръән китаплары коллекциясен Казан кирмәнендә урнашкан "Кол Шәриф" мәчетенә тапшырган.
2012 елның 26 февралендә вафат була[1][2].
Искәрмәләр
Сылтамалар
- Камал театры сайты(үле сылтама)
- Шамил Закиров: «...Салган саен алтын йомырка төшми»
- Шамил Зиннур улы Закиров [рус.]
| Элгәре: Роберт Әбелмәмбәтов |
Камал театры директоры 1985— 2012 |
Алмашка килүче: Илфир Якупов |