Зиннур Мансуров

Зиннур Мөҗип улы Мансуров (рус. Зиннур Музипович Мансуров; 15 июль 1949, Түбән Ушма (Мамадыш районы), Татарстан АССР) — россияле татар шагыйре. Татарстанның халык шагыйре.

Тормыш юлы

1949 елның 15 июлендә Татарстанның Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлап, бер елга якын колхозда механизатор булып эшләгәннән соң, 1967-1972 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында укый, аннары Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1975 елдан башлап ул «Социалистик Татарстан» газетасының әдәбият-сәнгать бүлегендә махсус хәбәрче булып эшли.

Зиннур Мансуров мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый; аларның кайберләре республика балалар газеты «Яшь ленинчы» битләрендә һәм соңыннан Татарстан китап нәшрияты чыгарган «Иркен минем туган илем» (1970) исемле күмәк җыентыкта басыла. Шул ук 1970 елда аның бер төркем шигырьләре «Беренче карлыгачлар» җыентыгында да урын ала. Ниһаять, 1979 елда шагыйрьнең «Кул бирәм» исеме белән мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

1983 елда исә Зиннур Мансуровның Мәскәүдә «Современник» нәшриятында урысча тәрҗемәдә «Меңъяфрак» («Тысячелистник») һәм Казанда «Йөз суы» исемле яңа шигъри китаплары басылып чыга.

Шигърияттән тыш, Зиннур Мансуров әдәби тәнкыйть һәм очерк жанрларында да уңышлы иҗат итә. Аның әдәбият һәм сәнгать кешеләре һәм аерым проблемалар турында дистәләрчә мәкалә, очерклары бар.

1995-2015 елларда — «Мәдәни Җомга» гәзите баш мөхәррире[1].

Бүләкләре

Искәрмәләр

  1. ↑ 2015 елдан баш мөхәррир — Вахит Имамов
  2. ↑ О награждении медалью ордена«За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (27 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 31 август 2026.

Чыганак

Мансуров Зиннур Мөҗип улы — шагыйрь

Тема буенча өстәмә