Якуб Зәнкиев

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Якуб Зәнкиев
Тулы исеме Якуб Камали улы Зәнкиев
Туган көне 6 апрель 1917(1917-04-06) (108 яшь)
Туган Иркутск, Россия империясе
Эшчәнлеге мөгаллим, язучы
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002)

Якуб Зәнкиев (Якуб Камали улы Зәнкиев) – татар язучысы. Тукай бүләге иясе (2002).

1917 елның 6 апрелендә Россия империясенең Иркутск генерал-губернаторлыгы[2] Иркутск шәһәрендә туган. Балачагы Тубыл районы Хуҗайлан (Япанчы) авылында үтә. 2003 елда вафат[3].

Тубыл татарбашкорт мәктәбен (1933), Тубыл татар педагогия техникумын (1935), Төмән укытучылар институтының физика-математика бүлеген тәмамлый (1940)[4]. Тубыл округының Япанчы (1934), Сәет (1935 - 1936), Чебурга (19361938) мәктәпләрендә физика һәм математика укыта. 1940 - 1942 елларда Төмәннең 3нче санлы татар урта мәктәбендә укыта.

1942 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Төмәндә оештырылган танкка каршы бригаданың взвод командиры сыйфатында Курск дугасында, Украинада, Польшада, Чехословакиядә сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. I Ленинград артиллерия училищесын тәмамлый(1943, Энгельс шәһәрендә).

Армиядән кайткач (1946), укытучылык эшен дәвам итә.

1952 - 1955 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл районы халык мәгарифе бүлеге мөдире.

1955 - 1975 елларда Төмән өлкәсенең Тубыл районы Япанчы мәктәбе директоры.

1949 елда «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналында беренче язмасы дөнья күрә. Иртеш буе себер татарларының 19171940 еллардагы тормышы турында «Иртеш таңнары» (1-2 китаплар, 1994; русчага Х. Алишева тәрҗемәсендә «Зори Иртыша», Төмән, 19961998 еллар); «Ялкында өтелгән мәхәббәт» (Төмән, 1999) романнары, балалар өчен «Кайчыколак» (Төмән, 1994) исемле хикәяләр жыентыгы авторы.

Мактаулы исемнәре, бүләкләре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2002) – “Иртеш таңнары” роман - дилогиясе өчен.

  • Иҗатына хөрмәт йөзеннән Д.И. Менделеев исемендәге Тубыл социаль – педагогия академиясе җирлегендә һәр елны “Зәнкиев укулары” дигән Бөтенроссия фәнни – гамәли конференциясе уздырылып килә[5].
  • Тубыл районы Япанча мәктәбенә исеме бирелә (1995)
  • Тубыл шәһәренең шәрәфле ватандашы[6].
  • Тубыл районы Загваздинск авыл җирлегенең шәрәфле ватандашы (1997)[7].

1. Алишина Х. Себер татарлары елъязмачысы // Мәдәни җомга. 1997. 11 апрель.

2. Хәмитов Г. Яшисең икән, димәк, юкка түгел... // Татар иле. 2001. 18 май.

3. Луноликая красавица Сузге. Тюмень, 1997.4. Ялкында өтелгэн мәхәббәт. "Казан утлары", 2001, 1-4 саннар.

Татар энциклопедиясе. Казан, 2010.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төмән өлкәсенең Татар конгрессы сайты