Мәгариф (журнал)
Мәгариф (рус. Просвещение) — иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик басма. 1913 елдан чыга. Оештыручысы — «Татмедиа» акционерлар җәмгыяте. Редакция Казанда урнашкан. «Мәгариф» журналы редакциясенә «Мәгариф» журналыннан тыш, «Мәгариф. РФ» һәм «Мәгариф. Татар теле» электрон журналлары, шулай ук татар телендә басыла торган «Гаилә һәм мәктәп» журналы керә[1].
Тарих
«Мәгариф» журналы беренче тапкыр, 1913 елның 21 февралендә, «Мәктәп» журналы исеме белән басыла. Казан губернаторы канцеляриясе «Сабах» нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында педагогик журналны чыгарырга рөхсәт бирә.
Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, журнал чыгудан туктый. Журналның 25 саны басыла.
1918 елның 7 ноябрендә «Мәгариф» журналы чыга башлый. Журналны оештыручы һәм беренче мөхәррире — Галимҗан Ибраһимов.
Журнал 1936 елның октябреннән «Башлангыч мәктәп», 1938 елдан 1990 елның августына кадәр «Совет мәктәбе», 1990 елдан бүгенге көнгәчә «Мәгариф» исеме белән басыла.
Юнәлешләре
«Мәгариф» журналының төп юнәлешләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- белем бирү һәм педагогика — мәктәптә һәм югары уку йортларында белем бирү процесслары, укыту методикалары, яңа педагогик технологияләр турында мәкаләләр;
- методик ярдәм — укытучылар өчен практик киңәшләр, дәрес эшкәртмәләре, инновацион укыту алымнары;
- фәнни тикшеренүләр — белем бирү өлкәсендә фәнни эзләнүләр, тәҗрибә уртаклашу, нәтиҗәләрне анализлау;
- тәрбия һәм культура — балалар һәм яшьләр тәрбиясе, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү мәсьәләләре;
- милли мәгариф — татар телендә белем бирү, милли мәктәпләр эшчәнлеге, телне һәм гореф-гадәтләрне үстерүгә багышланган материаллар;
- яшьләр һәм җәмгыять — яшьләрнең иҗтимагый активлыгы, социаль проблемалар, яшьләр сәясәте һәм үсеше.
«Мәгариф» журналы укучыларга белем һәм тәрбия өлкәсендә актуаль мәгълүматлар бирү, педагогларның һөнәри осталыгын арттыру һәм милли мәгарифне үстерү максатыннан чыгып эшли.
Төп бүлекләре
- «Заман һәм мәгариф сәясәте»;
- «Мәктәп һәм дәрес»;
- «Тәрбия – белем нигезе»;
- «Укытучыга ярдәмгә»;
- «Кушымта»;
- «Ял сәгатьләрендә».
Журналны оештыручылар һәм баш мөхәррирләр
- Шиһабетдин Әхмәров — 1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 3 мартта) чыга башлаган беренче фәнни-педагогик «Мәктәп» журналын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире.
- Галимҗан Ибраһимов — 1918 елда «Мәгариф» журналын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире.
- Вәли Шәфигуллин — 1921 елдан баш мөхәррир.
- Гаяс Максудов — 1922—1925 елларда Татарстан АССР Мәгариф халык комиссариатының Гыйльми үзәге җитәкчесе, «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын башкара.
- Мөхәммәт Таһиров — 1925 елда Татарстан АССР Мәгариф халык комиссары, бер үк вакытта «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире.
- Насих Мөхетдинов — 1926—1930 елларда Татарстан АССР халык комиссары, журналның җаваплы мөхәррире вазифасын да үти.
- Галә Ходаяров — 1931—1932 елларда Татарстан АССР халык комиссары, «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире вазифасын да башкара.
- Гыйрфан Биктаһиров — 1932—1934 елларда Татарстан АССР халык комиссары, журналның җаваплы мөхәррире.
- Шаһвәли Башкиров — 1934—1937 елларда Татарстан АССР халык комиссары, «Мәгариф» («Башлангыч мәктәп») журналының җаваплы мөхәррире.
- Мәрьям Вәлидова — 1938—1941 елларда «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.
- Хәсән Хәйруллин — 1949—1950 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
- Фатих Махиянов — 1951—1960 елларда «Совет мәктәбе» журналының җаваплы мөхәррире.
- Фатих Ибраһимов — 1960—1977 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
- Вакыйф Зыятдинов — 1977—1989 елларда «Совет мәктәбе» журналының баш мөхәррире.
- Фәрит Шәрифуллин — 1989—2003 елларда «Совет мәктәбе», «Мәгариф» журналы баш мөхәррире.
- Габделхак Шәмсетдинов — 2003 елдан «Мәгариф» журналы баш мөхәррире, 2008—2013 елларда «Мәгариф» журналы редакциясе директоры-баш мөхәррире.
- Илдар Миргалимов — 2013 елдан директор-баш мөхәррир[2].
- Таишева Сөмбел Нурислам кызы — 2017 елдан директор-баш редактор[3].
- Закирова Гөлүсә Рәүф кызы — 2023 елдан директор-баш редактор[4].
Бүләкләре
- 2015 — «Бәллүр каләм» бәйгесе («Татарстан Республикасының корпоратив, махсуслашкан массакүләм матбугат чаралары» номинациясе).
- 2015 — Татар матбугатының 100 еллыгына багышлап, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте үткәргән «Татмедианың легендар брендлары» бәйгесендә «Легендар журнал» номинациясендә иң яхшы журнал дип таныла[5].
Искәрмәләр
- ↑ Журнал (рус.). Мәгариф. magarif-uku.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2025.
- ↑ [1] Басма сайтының «Журнал» бүлегендә
- ↑ Редакция. «Мәгариф» журналы редакциясе
- ↑ Редакция. Мәгариф. magarif-uku.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 июнь 2025.
- ↑ Татмедианың легендар брендлары бәйгесе җиңүчеләре(үле сылтама)
Сылтамалар
- Интернет-сайт: http://magarif-uku.ru