Габделхак Шәмсетдинов
Габделхак Шәмсетдинов, Габделхак (Габдархак) Габдрахман (Абдрахман) улы Шәмсетдинов, ингл. Shamsutdinov Gabdulhak Abdrahmanovich, рус. Шамсутдинов Габдулхак (Габдархак) Абдрахманович (1946 елның 17 августы, Татарстан АССР, Алексеевск районы, Кыр Шонталысы — журналист, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1988), тарих фәннәре кандидаты (2000). Хөсәен Ямашев премиясе лауреаты.
Тәрҗемәи хәле
1946 елның 17 августында Татарстан АССР Алексеевск районы Кыр Шонталысы авылында туган. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген (1972), Ленинградтагы югары фирка мәктәбен (1982) тәмамлаган. Тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2000). 1965-1967 елларда хәрби хезмәттә булган.
Хезмәт юлы
- 1963-1965 урта мәктәптә физик тәрбия укытучысы[1], авыл клубы мөдире.
- 1972-1975 Чирмешән районы «Ленин юлында» (хәзерге «Безнең Чирмешән») газетасының бүлек мөдире[2].
- 1975 елдан Казанда: «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы хәбәрчесе, бүлек мөдире.
- 1991-1994 «Татарстан хәбәрләре» газетасының баш мөхәррир урынбасары.
- 1994-1996 ТР министрлар кабинетының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе.
- 1996 елдан «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире. Казан дәүләт университетының журналистика һәм социология факультеты укытучысы.
- 2003-2013 «Мәгариф» журналының баш мөхәррире (2008 елдан 2013 елга кадәр «ТАТМЕДИА» ачык акционерлык җәмгыяте филиалы «Мәгариф» журналы редакциясе» директоры-баш мөхәррире).
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1988 Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре
- 1998 ТР мактау грамотасы
- 2006 «Фидакар хезмәт өчен» медале
- ТР журналистлар берлегенең Х. Ямашев исемендәге премиясе
Гаиләсе
Хатыны, улы,кызы.
Чыганаклар
- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Сылтамалар
- «Мәгариф» журналы сайты
- Әдипләр. Әхмәт Дусайлы сайты 2017 елның 12 июнь көнендә архивланган.
- Шамсутдинов Габдулхак Абдрахманович(үле сылтама) [рус.]
- Г.Г. Шәмсетдинов ВИПЕРСОН сайтында [рус.]
Искәрмәләр
- ↑ «Мәгариф», 2016 ел, № 8, 47 биттә
- ↑ Алар - безнеке, алар Чирмешәннән(үле сылтама)