Александр Патраков
Александр Патраков | |
---|---|
Тулы исеме | Александр Михаил улы Патраков |
Туган көне | 22 сентябрь 1948 (76 яшь) |
Туган | Чиләбе |
Эшчәнлеге | театр рәссамы |
Бүләк һәм премияләр |
(2000) |
Александр Патраков (Александр Михаил улы Патраков, рус. Александр Михайлович Патраков) – театр рәссамы, Качалов театры баш рәссамы (1997 елдан), РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Татарстанның халык рәссамы (2002), Тукай премиясе лауреаты (2000).
Тәрҗемәи хәле
1948 елның 22 сентябрендә Чиләбедә туган. Свердловск сәнгать укуханәсенең педагогика бүлеген (1969), «драма театры рәссамы» белгечлеге буенча Луначарский исемендәге ГИТИСның югары режиссёрлык курсларын (А.П. Васильев курсы) (1973) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
- 1973 елдан Чиләбе, Новокузнецк, Куйбышев театрларында куючы-рәссам булып эшли.
- 1978-1983 Ярославль драма театрында баш рәссам.
- 1984-1987 Чита өлкә драма театрында баш рәссам.
- 1987-1997 Ростов драма театрында баш рәссам.
- 1997 елдан В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театры баш рәссамы.
Иҗаты
Утыз еллык иҗат гомерендә 120 дән артык спектакльне бизәгән. Аның башкаруында спектакльләр буласы сәхнә бизәлеше я шомлы-явыз яңгыраш ала, я мистик серлелек белән өретелә ала. Сәхнә костюмнары остасы булып таныла. Кулланылган материал байлыгы, стилистик чишелеше белән әлеге костюмнар сәнгать әсәре дәрәҗәсенә үсәләр. Һәр спектакльгә әзерләгән афишалары һәм буклет-программкалары рәссамның өлгергән графика остасы икәнен раслый. Качалов театрында рәссам буларак, режиссёр Александр Славутский куйган спектакльләрдә автордаш булып тора.[1]
Катнашкан күргәзмәләре
- 1972 Кино, театр һәм телевидение рәссамнары күргәзмәсе (Рига).
- 1978 Уралның театр рәссамнары күргәзмәсе (Мәскәү).
- 1983 Россиянең театр рәссамнары күргәзмәсе (Һелсинки).
- 1984 Россиянең театр рәссамнары күргәзмәсе (Прага).
- 1985 Бөтенрусия кино, театр һәм телевидение рәссамнары күргәзмәсе (Казан).
- 1987 Бөтенсоюз кино, театр һәм телевидение рәссамнары әсәрләре күргәзмәсе (Мәскәү).
- 2001 М. Горький музеенда шәхси күргәзмәсе (Казан).
- 2008 Качалов театры фойесында «Минем театрым» шәхси юбилей күргәзмәсе (Казан).
Бизәгән спектакльләре
- «Ачы!» (Горько!) М. Зощенко
- «Ревизор» Н.В. Гоголь
- «Скапен хәйләсе» (Плутни Скапена) Ж.-Б. Мольер
- «Банкрот» А.Н. Островский (Македониядә куелган)
- 1997 — «Шомлы йомыркалар » (Роковые яйца) М. А. Булгаков.
- 1998 — «Түбәдәге скрипкачы» (Скрипач на крыше) Шолом-Алейхем.
- 1999 — «Пики дамасы» (Пиковая дама) А. С. Пушкин.
- Б. Брехт.
- 2001 — «Вернье йорты сере» (Тайна дома Вернье), Роберт Том- Агата Кристи.
- 2002 — «Америка фахишәсе яки исерек әти белән Россия буйлап сәяхәт» (Американская шлюха или путешествие по России с папой-алкоголиком) Ираклий Квирикадзе (18 +).
- 2004 — «Чия бакчасы» (Вишнёвый сад) А. П. Чехова.
- 2005 — «ҖәмгыятЬтән әфәнде» (Синьор из общества) Д. Скарниччи, Р.Тарабузи.
- Дюрренматт.
- 2007 — «Глумов» А. Н. Островский .
- В. П. Катаев.
- 2008 — «Абзый йокысы» (Дядюшкин сон) Ф. М. Достоевский.
- 2009 — «Бөек комбинатор» (Великий комбинатор) Илья Ильф, Евгений Петров.
- М.Зощенко.
- 2010 — «Күзгә төтен җибәрү» (Пыль в глаза) Эжен Лабиш.
Балалар өчен
- М. А. Светлов.
- 1998 — «Том Сойер маҗаралары» (Приключения Тома Сойера) М.Твен.
- К. И. Чуковский.
- 2001 — «Кызыл калфак» (Красная шапочка) Е. Л. Шварц.
- 2004 — «Алтын ачкыч, яки Буратино маҗаралары» (Золотой ключик, или приключения Буратино) Алексей Толстой|А. Н. Толстой.[2]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстанның халык рәссамы (2002).
- РСФСР атказанган сәнгат эшлеклесе (1984).
- Тукай премиясе (2000) – В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрында «Түбәдәге скрипкачы» спектаклен бизәгән өчен.