Геннадий Прытков

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Геннадий Прытков
Г.Прытков.jpg
Тулы исеме Геннадий Николай улы Прытков
Туган көне 25 гыйнвар 1948(1948-01-25) (76 яшь)
Туган Татарстан, Алексеевск районы Либәшәү авылы
Ил
Эшчәнлеге драма артисты, режиссёр
Бүләк һәм премияләр

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2009)«Тантана» премиясе - 2021 (2021)

Геннадий Прытков, Геннадий Николай улы Прытков (рус. Геннадий Николаевич Прытков, 1948 елның 25 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Алексеевск районы Либәшәү) – драма артисты, В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрының әйдәүче артисты, Русиянең (2007) һәм ТАССР (1989) халык артисты, Тукай премиясе лауреаты (2009). Казан театр училищесындә һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучысы. «Намус һәм тугърылык» номинациясендә «Тантана» премиясе лауреаты (2021).

Тәрҗемәи хәле

Файл:Г.Прытков 1.jpg
Г. Прытков (с) «Соңгы керүче» спектаклендә

1948 елның 25 гыйнварында ТАССР Алексеевск районы Либәшәү авылында туган. Казан театр училищесын (1968), Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлаган һәм В. Качалов исемендәге Казан дәүләт рус Зур драма академия театрына кабул ителгән.

Иҗаты

Иҗатында уйнаган каһарманнары көчле холыклары белән аерылып тора. 1970 еллардан башлап заман драматургиясендә уйнаган рольләрендә каһарманның эчке дөньясын ачып салырга һәм теге яки бу адымына нәрсә сәбәп булуны төгәл күрсәтергә теләү өстенлек итә. Актёр каһарманы өчен хас булган төгәл сөйләшү манерасын, жестикуляцияне, эчке һәм тышкы темпераментны төгәл таба. Казан театр училищесында һәм Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының театр иҗаты кафедрасында [1] шәкертләрне актёрлык осталыгына өйрәтә.

Уйнаган рольләре

  • Гекльберри Финн — «Том Сойер маҗаралары» (Приключения Тома Сойера) М. Твен.
  • Малай — «Медея» Ж. Ануй.
  • Музыкант — «Караклар мәҗлесе (Бал воров) Ж. Ануй.
  • Пера, писер — «Министр ханым» (Госпожа министерша) Б. Нушич.
  • Вася — «Гаҗәеп бүләк» (Необыкновенный подарок) Е. И. Габрилович, С. Г. Розен.
  • Узелков — «Кансызлык» (Жестокость) П.Ф. Нилин.
  • Фредерик — «Бу иске, җанга якын йортта» (В этом милом, старом доме) А. Н. Арбузов.
  • Толик — «Безнең бурычлар» (Долги наши) Э. Я. Володарский.
  • Пашка — «Иң бәхетле» (Самая счастливая) Э. Я. Володарский.
  • Сотников — «Юллар чаты» (Перекресток) В. В. Быков әсәрләре буенча.
  • Глумов — «Глумов » А. Н. Островский.
  • Базаров — «Аталар һәм балалар» (Отцы и дети) И. С. Тургенев.
  • Дробязгин — «Кыргыйлар» (Варвары) М. Горький.
  • Эбин — «Тирәкләр астында мәхәббәт» (Любовь под вязами) Ю. О’Нил.
  • Кинг — «Карагыз, кем килгән!» (Смотрите, кто пришел!) В. К. Арро.
  • Кочкарев — «Өйләнү» (Женитьба) Н.В. Гоголь.
  • Менахем — «Хушлашу догасы» (Поминальная молитва) Г. И. Горин.
  • Зорро — «Чепи күз» (Куриная слепота) Н. В. Коляда.
  • Шәһәр башлыгы (Городничий) — «Ревизор» Н.В. Гоголь.

Куйган спектакльләре

Үзен режиссёр буларак та сынап карый. «Театр-99» антреприза театры оештыра. Анда күп кенә спектакльләр куя.

  • «Сөю һәм кайгы турында» (О любви и печали) Ю. Жуховицкий.
  • «Ак кошны саклагыз» (Берегите белую птицу) Н. И. Мирошниченко.
  • «Блез» К. Манье.
  • «Зáмокка чакыру» (Приглашение в замок) Ж. Ануй.
  • «Фрекен Жюли» А. Стриндберг.
  • «Бал тәме» (Вкус мёда) Ш. Дилени.
  • «Лолита» Э. Олби - В.В. Набоков.
  • «Дурра» М. Ашар.
  • «Sorry» А. М. Галин.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Чыганаклар

  1. «Народные артисты» (СССР, РСФСР, ТАССР). Казан, 1980.
  2. СССР, РФ, РТ халык артистлары (автор-төзүче Ильтани Илялова). Казан, «Мәгариф-Вакыт», 2011. (рус.)


Сылтамалар

Искәрмәләр