Шамил Шәйдуллин (рәссам)

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Шамил Шәйдуллин
Шамил Мортаза улы Шәйдуллин
Файл:Ш.М.Шәйдуллин.jpg
Тулы исеме Шамил Мортаза улы Шәйдуллин
Туган көне 1 август 1947(1947-08-01) (77 яшь)
Туган Берлек, Тәтеш районы, Татарстан АССР, РСФСР, ССРБ
Вафат көне 3 август 2021(2021-08-03) (74 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге рәссам
Бүләк һәм премияләр

Шамил Шәйдуллин, Шамил Мортаза улы Шәйдуллин (1947 елның 1 августы, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Тәтеш районы, Берлек2021 елның 4 августы, РФ, ТР, Казан) ― рәссам-нәкышче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991), халык рәссамы (1997), Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (2000).

Тәрҗемәи хәле

1947 елның 1 августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Берлек авылында туган. Казан сәнгать училищесын (1968, диплом эше – Валерий Тур “Шәүлә белән сугыш[1]”), И.Е. Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтын (1974, диплом эше – “Бәйрәм[2]), Казанда Россия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен (1980) тәмамлый[3].

2021 елның 4 августында 74 яшендә Казанда вафат[4].

Иҗаты

Татарстанның сынлы сәнгате тарихына портрет, натюрморт, пейзаж һәм темалы картиналар ясау остасы булып керде. Милли бәйрәмгә багышланган Сабантуй (1974), нефть чыккан якларга багышланган “Нефть ягы. Лениногорск промыслы” (1982) шәлкемнәрен иҗат итә.

“Карт алмагач төбендә”, Күкидә көз”, “Авылымда бәйрәм” әсәрләре яңалык булып кабул ителә. Габдулла Тукайга багышланган “Халык шагыйре” триптихы, Россиянең бөек шагыйрьләренә багышланган “Чаптар атлар” , Казан ханлыгы җимерелүне сурәтләгән Сөембикә патшабикә” әсәрләре игътибар үзәгендә булды.

Әсәрләре Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондында, Татарстанның милли китапханәсендә, Милли мәдәният үзәгендә, “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә саклана.

Ренат Харис: “Шамил Шәйдуллинның бөтен иҗатында шәрык фәлсәфәсе белән мәгъриб фәлсәфәсе үрелеп бара”

Минтимер Шәймиев: “Шамил Шәйдуллин — ХХ гасырның иң бөек ун татар рәссамының берсе”[5]

Ш. Шәйдуллин. «Сабантуй». 1978

Кызыклы факт

  • Шамил Шәйдуллин турында “Кисть художника (Вернуться к самому себе)» кинофильмы төшерелгән[6].

Цитата

« Россиядә Тукай — шагыйрь генә түгел, ул татар милләтен беркетә торган гаять зур көч. Ә аңа багышланган рәсем күргәзмәсе хакимият игътибарыннан читтә калды. Туган көне 26 апрельдә, ә күргәзмә 27 сендә генә ачылды. Монда ТР мәдәният министрлыгы вәкилләре дә күренми. Миңа ТР рәссамнар берлеге өчен оят. Мин, бер яктан, бу «оешмаган» күргәзмәдә катнашканыма гарьләнәм, икенче яктан куанам, чөнки әйтәсе килгән фикеремне әйттем. Хәзер үк бу күргәзмәне ташлап китәм. Башкача ТР күләмендәге бер генә күргәзмәдә дә катнашмаячакмын[7].
Шамил Шәйдуллин, рәссам
»

Мактаулы исемнәре, бүләкләре

Чыганаклар

  1. “Шамил Шәйдуллин. Сынлы сәнгать. Графика” (альбом, татар, инглиз, рус телендә, төзүчесе ― Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Розалина Шаһиева). Казан: Заман, 2013.

Тышкы сылтамалар

Шулай ук карагыз


Искәрмәләр