Сөембикә ханбикә
Сөембикә (нуг. Суьйимбийке, рус. Сююмбике́, якынча 1521 елда туган) — улы Үтәмеш Гәрәй бәлигъ булмаган вакытта Казан ханлыгы ханбикәсе (1549-1551). Йосыф бәк кызы, Җангали (1533—1535), Сафа Гәрәй, Шаһгали ханнары хатыны; Нугай Урдасы династиясенә нигез салган Идегәйнең оныкчыгы.
Тәрҗемәи хәле
Сөембикәнең беренче ире Җангали 1531 елда 15 яшендә кенәз Булат Шырын һәм Мәскәү кенәзе Василий III җитәкчелегендәге Мәскәү яклы хөкүмәтнең килешенгән карары нигезендә тәхеткә утыртыла. Җангали Казан тәхетенә утыра һәм аның ханлык итүе формаль рәвеш ала. Чынлыкта ил белән Ибраһим хан белән Нур-Солтанның кызы Гәүһәршад җитәкчелегендәге хөкүмәт идарә итә.
Ике ел үтүгә яшь ханны Нугай бәге Йосыфның 12 яшьлек кызы Сөембикәгә өйләндерәләр, никах ханның балигъ булуын һәм хан тәхетенә күчүен аңлата. Әлеге вакыйга Мәскәү белән килешенеп эшләнә, өстәвенә Мәскәү бик тиз ризалаша, чөнки бу никах аша Нугай бәге Йосыф белән якынаерга һәм Кырым династиясеннән бәреп төшерелгән Сафа Гәрәй ханга билгеле бер каршылык тудырырга өметләнә. Сафа Гәрәй бу вакытта үзенең каенатасы Нугай морзасы Мамайда була.
Никах уңышсыз була, балалары булмый. Сөембикә әтисенә зарлана һәм аны кире алып китүен үтенә. Йосыф бәк ханны тәхеттән төшерерүне һәм кызын кире кайтаруны таләп итә. Бу вакыйгалар дипломатик язышу предметына әйләнә.
Җангали хатынын гына түгел, Казан хөкүмәтен дә канәгатьләндерми. Моңа шулай ук Мәскәүнең басымы һәм ханлыкның эчке эшләренә тыкшынуы да килеп кушыла. 1535 елда Булат Шырын һәм Гәүһәршад ханбикә катнашында дәүләттә сәяси үзгәртеп кору була, Җангали үтерелә, ә тәхеткә кабаттан Сафа Гәрәйне чакыралар. Сөембикә аның бишенче хатыны була.
Сафа Гәрәй үлгәннән соң, улы Үтәмеш әле кечкенә сабый булганга, 1549—1551 елларда Казан ханлыгы белән регентша сыйфатында Сөембикә идарә итә.
Иван Грозный, Татар иленең башында Сөембикә кебек акыллы һәм ил тойгылы хатын торганда баш бирмәячәген аңлап, аны 1551 елда Мәскәү белән булган мөнәсәбәтләр кинәт кискенләшә. Явыз Иван Сөембикәне Мәскәүгә бирүләрен таләп итә. Бирмәсәләр, зур яу белән яный. Казанның куәтле бәкләре, Сөембикәне русларга тапшырып, сугыштан котылмакчы булалар. Араларында Ходайкол углан, Мурали бәк, Аңкилде абыз да була. Алар Зөягә, Шаһгали янына барып, Сөембикәне улы белән русларга тапшырачакларын белдерәләр. Шулай итеп,1551 елда, рус патшасы Иван IV таләбе буенча, Мәскәү тарафдары булган Касыйм ханы һәм Шаһгалигә улы Үтәмешгәрәй һәм Казан казнасы белән бергә морзалар тарафыннан бирелә. Патриарх елъязмасында бу турыда түбәндәгечә язылган:
| они (казанцы) послали к Шигалею (Шах Али) и к воеводам бити челом, чтобы государь пожаловал, гнев свой им отдал, а пленити их не велел, а дал бы им на царство царя Шигалея (Шах Али), а Утемыш-Гирея царя государь к собе взял и с материю Сююнбика-царицею. |
Ел ярымнан соң, ихтыярсыз, Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирелә. Үтәмеш Гәрәй Иван IV сараенда тәрбиягә калдырыла. Сөембикә соңгы елларын Касыймда үткәрә, шунда вафат була. Кабере билгесез. Төбәк белгече Анатолий Шейкин гипотезасы буенча, ханбикә соңгы еллардаын хәзерге Виля бистәсе (Түбән Новгород өлкәсе) тирәсендә уздырган, җансакчысы Чура Батыр кайгыртуында булган.
Балалары
Сафа Гәрәйдән туган улы Үтәмеш Гәрәй, 4 яшендә Мәскәүдә Александр Сафакиреевич исеме белән чукындырыла[2].
Исемен мәңгеләштерү
Сөембикә манарасы — Казан Кремленең тарихи һәйкәле һәм Казанның архитектура эмблемасы[3].
1992 елда Яр Чаллы шәһәрендә Ленин проспекты Сөембикә проспекты итеп үзгәртелә[4].
Түбән Камада бер урам Сөембикә исемен йөртә.
1913 елның октябреннән Казанда «Сөембикә» журналының беренче саны дөнья күрә, аннан «Азат хатын», 1991 елдан кабат «Сөембикә» булып чыга[5].
2012 елда «Сокровища О. К.» тарихи-маҗаралы фильмы төшерелә, анда Сөембикә образын актриса Анора Халматова гәүдәләндерә[6].
2021 елда Казанда Коротченко урамында патшабикә белән М Урал барлыкка килде. 2023 елда мурал эшләр вакытында бозылган һәм 3 атнадан соң торгызылган.
2022 елның 10 июнендә Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Сөембикә ханбикәгә һәйкәл куела[7][8][9].
2021 елда Казанда Коротченко урамында ханбикә белән мурал барлыкка килә. 2023 елда мурал төзәтү эшләре вакытында бозылган һәм 3 атнадан соң торгызыла[10].
2024 елның 19 октябрендә Төркия башкаласы Әнкараның Янимәхәллә районындагы Бaгдaд һәм 238 нче урaмнар киселешендә, ASELSAN башлангыч мәктәбе янында урнашкан җәяүлеләр күперенә Сөембикә исеме бирелгән (төр. Süyümbike sultan yaya üst geçidi)[11][12].
Искәрмәләр
- ↑ «Крестьянская царица» Сююмбике. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 май 2013. Архивировано 6 март 2016 года.
- ↑ Топоров, Алексей. Жертва политики или «свирепая львица»? Мифы и правда о ханше Сююмбике. 4 февраль 2025 тикшерелде.
- ↑ Архивированная копия. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2011. Архивировано из оригинала 26 апрель 2011 года. Падающая башня Сююмбике
- ↑ Азалия Максимова. По челнинским улицам. s-nip.ru [рус.]
- ↑ Журнал «Сююмбике»: вместе навсегда! - Республика Татарстан | РТ Онлайн [неопр.]. rt-online.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2025.
- ↑ Сокровища О.К. (2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 февраль 2025.
- ↑ В Рязанской области открыли памятник царице Казанского ханства Сююмбике Архивная копия от 11 июнь 2022 на Wayback Machine ТАСС
- ↑ Памятник Сююмбике открыли в Касимове АиФ Казань
- ↑ В Касимове открыли памятник Сююмбике Архивная копия от 10 июнь 2022 на Wayback Machine Татар-информ
- ↑ Испорченный мурал Сююмбике в Казани восстановили Казанской царице вернули лицо. Но странно. Inkazan.ru (Инказан.ру). Мөрәҗәгать итү датасы: 6 октябрь 2023.
- ↑ Söyembikä xanbikä isemendäge küper açılaçaq. trt.net.tr, 18.10 — 10.11.2024
- ↑ Әнкaрaдa Cөйeмбикә күпeрe aчылды. trt.net.tr, 21.10.2024
Әдәбият
- Абубакирова М., Шамсутдинов И., Хасанжанова Р. Историю оставить народу своему. Троицк, 2002. 176 с.
- Амирханов Р. Татарский народ и Татарстан в начале XX века. Казань: Тат. книжн. изд-во, 2005. 150 с.
- Ахмеров Г. Избранные труды. Казань: Тат. книжн. изд-во, 1998. 237 с.
- Габдрафикова Л. Р. Образ Сююмбике в татарской культуре начала ХХ века // ЗОЛОТООРДЫНСКОЕ ОБОЗРЕНИЕ / GOLDEN HORDE REVIEW. 2020, 8 (3). С. 613—623.
- История Казани в документах и материалах. ХХ век / под ред. Амирханова Р. У. Казань: Магариф, 2004. 711 с.
- История Казани. Книга II. Казань: Тат. книжн. изд-во, 1991. 382 с.
- Казанская царица Сююн-бике в истории народов России: сб. статей / под общей ред. Рахимзянова Б.Р. М.: Квадрига, 2015. 160 с.
- Мəрҗани Ш. Мөстəфадел-əхбар фи əхвали Казан вə Болгар. Казан: Татарстан китап нəшрияты, 1989. 414 б.
- Мухаммедшин Г. Семь ступеней башни Сююмбике. Историко-публицистический очерк о древнейшем архитектурном памятнике на территории Казанского Кремля (XVI—XX вв.). Казань: «Дом печати», 2002. 188 с.
- Рəмиева И. Р. Рус, татар һəм төрек əдəбиятларында ханбикə Сөембикə образы. Казан, 2009. 244 б.
- Трепавлов В. В. История Ногайской Орды. М.: Восточная литература, РАН.
- Хузин Ф. Средневековая Казань. Казань: Тат. книжн. изд-во, 2004. 76 с.