Мөхәммәт-Әмин

Мөхәммәт-Әмин хан (яки Мөхәммәт Әмин, рус. Муха́ммед-Ами́н хан, лат. тат. Möxämmätämin, рус елъязмаларында Магмед-Аминь; 1469 — декабрь 1518, Казан) — 1487–1495, 1502–1518 елларда Казан ханлыгы белән идарә иткән хан, Ибраһим хан белән Нур-Солтанның (ханбикә) улы, Гәүһәршадның бертуганы[1]. Шул ук вакытта Урта гасыр әдәбияты вәкиле, шагыйре.

Тәрҗемәи хәле

Беренче тапкыр 1484 елда, абыйсы Илһамнан тартып алып, хакимиятне кулга төшерә, әмма аны тотып кала алмый, икенче тапкыр, Казанны алган рус гаскәрләре ярдәмендә, 1487 елда тәхеткә утыра.

undefined

Казан тәхетеннән сөрелү чорында (1496–1502) Мәскәү хакимнәреннән вакытлыча идарәгә Хатунь һәм Кашираны ала. 1500 елда Литва белән сугышта катнаша. Көньякта Яков Захарьичның Мәскәү гаскәрендә булган Василий Шемячич һәм Семён Стародубский белән бергә аның бөек кенәз воеводалары бертуган Иван һәм Фёдор Палецкийлар белән ярдәмче отрядлары хәрәкәт итә[3].

1505 елда Казан ярминкәсендә рус сәүдәгәрләрен кыйнау 1505–1507 еллардагы рус–Казан сугышының башлануына нигез була. Мөхәммәт-Әмин шул ук елны Түбән Новгородны камап алу омтылышын ясый, ләкин ул уңышсыз тәмамлана. 1507 елда солых төзелә[4].

1510–1511 елларда Нур-Солтан (ханбикә) һәм аның үги улы Сәхиб-Гәрәй (булачак Кырым ханы) арадашлыгында Василий III белән яңа килешү төзи, аның хакимлеген таный.

Мөхәммәт-Әминнең ир балалары булмый. Аның үлеме белән Казан тәхетендә Олуг Мөхәммәт династиясе юкка чыга.

Аның гәүдәсенең калдыклары Казан Кремлендәге Сөембикә манарасы янындагы ханнар төрбәсендә табыла.

Тарихы

Мәскәү йогынтысы астында

1502 елда Габдел-Латыйфны кулга алалар һәм Мәскәүгә озаталар, заманында Илһам ханны җибәргән кебек, аны да төньякка сөргенгә озаталар. Казан тәхетенә тагын Мөхәммәт-Әмин утыртыла. Моңа кадәр рус кенәзе Иван III аңа Кашир һәм Серпухов шәһәрләрен идарәгә һәм «туклануга» биргән була. Бу вакытка инде ул 30 яшькә җитә, чыгышы аркасында, сүздә генә булса да, Литва сугышында хәтта рус гаскәрләренең башлыгы итеп тә билгеләнә.

Мәскәү протекторатыннан баш тарту

undefined

Икенче тапкыр Казан ханы булып утыргач (1502–1518), Мөхәммәт-Әмин үзенең дөньяга карашын үзгәртә, сәяси хәлләрне башкача бәяли башлап, үз дәүләтен бәйсезлек юлы белән үстерү күзлегеннән чыгып эш итүгә керешә. Чыганакларда әйтелгәнчә, монда аның яңа җәмәгәте – Илһам ханның тол калган хатыны зур йогынты ясый.

Илһамның тол хатыны Казан төбәгенең ватанпәрвәре (патриоты) һәм үзенең беренче ире белән сөргендәге кыерсытуларны күп күргән кеше була, һәм, әлбәттә, ул Мөхәммәт-Әминнең милли хисләрен уята. Ханның әнисе Нур-Солтан тәрбиясенең дә йогынтысы тимичә калмый, ханбикә ул вакытта Кырымда яшәсә дә, Казанга һәм Руська үз балаларын күрү өчен килеп тора.

Яшерен әзерләнүләр

Мөхәммәт-Әмин, зирәк һәм хәйләкәр сәясәтче буларак, сугышка бик яшертен рәвештә әзерләнә. Моны Мәскәү идарәчеләре һәм ханның Казандагы дошманы Киләхмәт тә белми кала. Мөхәммәт-Әминне һәм Габдел-Латыйфны тәхеттән төшерүдә гаепле һәм Казан ханлыгының сәяси тормышында тискәре роль уйнаган Киләхмәт 1506 елда кулга алынган һәм җәзалап үтерелә.

Беренче бәрелеш

Олы яшьтә булган Иван IIIнең көннәре инде санаулы гына калганлыгын, кайчандыр куәтле монархның бүген һич тә хәлиткеч көч була алмавын хан бик яхшы аңлый. Ә рус монархының улы – тәхет варисы Василий III әтисе кебек сәләткә ия булмый. Мөхәммәт-Әмин 60 меңле гаскәрен Түбән Новгородка таба җибәрә. Олуг кенәз татарларның чик буендагы Сыры елгасын кичеп чыгуларын ишетә һәм аларга каршы үз гаскәрләрен җибәрә. Әмма казанлылар бу вакытта инде Түбән Новгородны камап өлгерәр, тик шәһәрне ала алмыйлар һәм, рус гаскәре белән очрашмыйча, кире кайтып китәләр.

Казан янындагы сугыш (1506)

undefined

1505 елның октябрендә Иван III вафат була, ә 1506 елның апрелендә Василий III Казан ханлыгына каршы ике берләшмәдән — флотилия һәм атлы гаскәрләрдән торган зур армия җибәрә. 22 майда Мөхәммәт-Әмин Казаннан ерак түгел генә җирдә алдан килгән көймәле гаскәрне тар-мар итә, ә бер айдан соң, 25 июньдә, атлы гаскәр дә килеп җиткәч, бөтен рус армиясе каты җиңелүгә дучар ителә. Кайбер рус чыганакларына караганда, Мәскәү гәскәре 100 мең кешедән тора. Россия тарихы турындагы хезмәтендә Карл Маркс та бу сугышны болай телгә ала: «Мәскәүлеләрне Казан янында шундый итеп тар-мар китерәләр ки, бары 7000 кеше генә котылып кала ала...» (Казан янындагы сугыш (1506))

Мөхәммәт-Әминнең җиңүе

Сугыш каты булганлыктан, шул чор кешеләре бу бәрелешне Куликово сугышына тиңләгәннәр. Василий III Мөхәммәт-Әмин хан белән «элеккечә татулык һәм дуслык» солыхы төзергә мәҗбүр булган. Соңрак С. Герберштейн язганча, «казанлылар Мәскәү идарәчесеннән бераз тын алалар».

Мөхәммәт-Әмин солыхка ризалык бирә һәм шуннан ары аның сәяси эшчәнлегендә нинди дә булса активлык күренми. Тарихчы М. Г. Худяков аның бу чордагы идарәсенә түбәндәгечә бәя бирә: «Руслар өстеннән менә дигән җиңү яулап, Мөхәммәт-Әмин Мәскәүгә ярарга тырышкан элекке эшчәнлеге өчен Казан җәмәгатьчелеге каршында үзен аклый, һәм шуннан соңгы тормышын тыныч үткәрә».

Хан-шагыйрь

Мөхәммәд Әминнең 12 юллык «Гыйкаб» («Үч») исемле шигыре билгеле.

« Гыйкаб

Чыкты һиҗрәтдин йиде йөз илледә

Төшде галәмгә хәраблык зилзилә.

Үзе – аксак, гаклы – ахмак, фетнәдар

Золымыны изһар кылды һәрйирә.

Күп голамә вә мәшаихләр шәһид

Булдылар дине ислам нурилә.

Дарелислам фетнәсендин, бел гайан

Булды вәйран, акды йәшләр хәүфилә.

Нә җавап бирер Хода кашыда ул,

Сорса Алла шиддәт-ү гыйкаб илә.

Йа Илаһи, әйлә ул бәндәңне сән

Ахирәтдә залим вә җаһил илә.

»

Тәрҗемәсе:

«

Чыкты һиҗри белән җиде йөз илледә –

Төште галәмгә җир тетрәү кебек хараблык.

Үзе аксак, гакылы-ахмак, фетнә иясе

Золымын таратты һәр җиргә.

Күп галимнәр һәм шәйхләр шәһид

Булдылар ислам дине юлында.

(Аның) фетнәсеннән ислам йорты, ачык бел,

Туздырылды, хәвефтән күз яшьләре акты.

Ни җавап бирер ул Хода каршында, –

(Әгәр дә) Алла каты җәзага тартса.

Йа Илаһым, ул бәндәңне син теге дөньяда

Ит залимнәр һәм җаһилләр (томаналар) рәтендә.

»

Бу парчада шагыйрь, Сәйф Сараи, Әхмәд Үргәнче, Бәззази традицияләрен дәвам итеп, Аксак Тимернең шәхесен, эш-гәмәлләрен кискен тәнкыйтьли, аның җиргә, «ислам йортына» «золым», «фетнә» китерүен күрсәтә һәм Аллаһыдан бу «залимгә» каты җәза бирүен үтенә.

Сөембикә манарасы. Хан-төзүче

undefined

Кайбер тарихчылар фикерләре буенча, Сөембикә манарасы Мөхәммәд-Әмин вакытында төзелә. Мәскәү Кремленең Боровицкий манарасы төзелгән вакытында (1490) Мөхәммәд-Әмин Мәскәүдә Иван III янында яши. Фаразлар буенча, Италия архитекторлары (Пьетро Антонио Солари) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны яңа манара төзү өчен Казанга чакыра. Төзелеш вакыты: 1507–1517 еллар. Әмма әлеге фикергә каршы дәлилләр күп булу сәбәпле, тарих фәнендә бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми дип санала.

undefined

Мөхәммәд-Әмин гомеренең соңгы елларында авырый һәм 48 яше тулганда – 1518 елда вафат була. Сөембикә манарасы янындагы Казан ханнары төрбәсендә җирләнә.

Каберен табу

1977 елда Казан Кремлендә археологик казу эшләре вакытында Мәхмүт хан кабере табыла.

2017 елның 19 маенда Мәхмүд хан һәм Мөхәммәд-Әмин хан махсус җеназа йоласын үтәп Казан Кирмәнендә урнашкан Ханнар төрбәсенә җирләнә[5].

Искәрмәләр

  1. Горшанда // Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге: 86 томда (82 том һәм 4 өстәмә). Санкт-Петербург: 1890—1907.
  2. Лицевой летописный свод XVI века. Русская летописная история. Книга 18. 1503-1527 гг. runivers.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2021. Архивировано 14 май 2021 года.
  3. Правители Казанского ханства. Мөрәҗәгать итү датасы: 29 гыйнвар 2018. Архивировано 14 гыйнвар 2022 года.
  4. «Служащий царь» казанский хан Мухаммед-Амин и великие князья всея Руси. cyberleninka.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 июнь 2018.
  5. Альфред Мухаметрахимов. Рустам Минниханов: «Мы помещаем наших ханов в объятия земли» (рус.). Бизнес-газета. Мөрәҗәгать итү датасы: 26 июнь 2025.

Әдәбият

  • Зимин А.А. Витязь на распутье. Феодальная война в России XV в. — М., 1991.
  • Илюшин Б. А. Мухаммед-Эмин — «царь» казанский: биографический очерк // Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. — 168 с., 10 с. ил.
  • Похлебкин В. Татары и Русь. — М.: «Международные отношения», 2000.
  • Худяков М. Г. Очерки по истории Казанского ханства. — М.: «ИНСАН», 1991. ISBN 5-85840-253-4.

Чыганаклар

Сылтамалар