Сәйф Сараи
Сәйф Сарай (Сәйф Сараи,1321-1396 еллар аралыгында) — танылган Алтын Урда чоры татар әдибе. "Гөлестан бит-төрки" һәм "Ядкәр-намә" авторы.
Тәрҗемәи хәле
Хезмәт
Файл:Гөлестан бит-төрки.jpg
Гөлестан бит-төрки поэмасыннан бер бит
Иҗатында фольклор һәм борынгы төрки рухи казанышлары, Әл-Мәгарри, Сәгъди, Кол Гали, Рабгузый, Хисам Кятиб (Котб), Харәзми традицияләре мул файдаланыла, яшәешнең күп кенә идея-проблемалары сәнгатьчә гәүдәләнеш таба.
Сәйф Сарай төрки-татар әдәбиятын, аеруча шигъриятне үстерүгә, язма телне камилләштерүгә үзеннән зур өлеш кертә. Галимнәр аның әсәрләрен XIV гасыр төрки әдәбиятының «иң гүзәл үрнәкләре»ннән саныйлар. Әдипнең шигъри таланты үз замандашлары тарафыннан югары бәяләнә.
Сәйф Сарай әсәрләренә шигъри җаваплар да языла.
Әдипнең иҗаты хәзер дә игътибар үзәгендә. Әсәрләренең төрле илләрдә кат-кат басылуы, шагыйрь хакында татар, төрек, үзбәк, рус, венгр галимнәре тарафыннан фәнни хезмәтләр һәм мәкаләләр язылуы — моның ачык мисалы.
Әсәрләре
- Гөлестан бит-төрки 2016 елның 14 март көнендә архивланган.
- Ядкәр-намә
Шулай ук карагыз
Чыганаклар
- Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.