Кол Гали

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Кол Гали
Кече рәсем төзү хатасы: Файл табылмады
Тулы исеме Кол Гали قل علی
Туган көне якынча 1183 ел
Туган Идел буе Болгары
Вафат көне 1236 яки 1234
Вафат булган җире
Эшчәнлеге шагыйрь, мулла

Кол Гали́ (قل علی, Qol Ğəli, якынча 1183 ел1236 ел һәм 1241 еллар арасында) – күренекле татар-болгар шагыйре, урта гасырлар татар әдәбиятына нигез салучы. Аның иң мәшһүр әсәре – «Кыйссаи Йосыф (قصه یوسف)» поэмасы.

Якынча 1183 елда Идел буе Болгар илендә туган. Бер юрама буенча ул Зәй елгасы буенда урнашкан кечкенә шәһәрдә туа.

Болгар Мәдрәсәсендә белем ала, соңрак мәгариф үзәге (элек Әбү Рәйхан әл-Бируни яшәгән һәм укыткан) Хәрәзм шәһәренең мәдрәсәсендә белем алуын дәвам итә. Озак еллар дәвамында мөселман мәданият мәркәзләре буенча сәяхәт итә. Гомеренең күп елларын Биләрдә, Болгарда, Алабугада, Нур-Суварда һәм Кашанәдә уздыра.

Файл:Кол Гали (Сембер).jpg
Сембернең Татар мәдәни үзәге каршындагы мәйданда Кол Галигә һәйкәл

Якынча 1212 елда яза башлап 1233 елда үзенең мәңгелек Кыйссаи Йосыф поэмасын язып бетерә.

Кол Гали 1236 елда Биләрдә монголлар штурмында вафат була. Әмма шагыйрь үлемнән котылган һәм 1241 елда үз үлеме белән үлгән дигән фикер дә бар.

«Кыйссаи Йосыф» поэмасында Йосыф пәйгамбәр тормышы турында язылган. Поэма Утыз Имәни тарафыннан 1839 елда бастырылган.

Безнең көннәргә кадәр Кол Гали биографиясе бик каты бозылган һәм буталган рәвештә килгән. Мәсәлән:

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]