Дала Зәе
Дала Зәе | |
---|---|
рус. Зай | |
Тавсирлама | |
Су чыгымы күләме | 489 м³/с |
Су агымы | |
Су башы[?] | Лениногорск районы, Татарстан |
Тамак | Кама |
• Географик координаталар | |
ГВРдагы коды | 10010101512111100029287[1] |
ГКГНдагы номеры | 0190453 |
![]() |
Дала Зәе (Зәй, рус. Зай, лат. тат. Zəy) елгасы, Каманың сул кушылдыгы. Татарстанның Лениногорск районында Михайловка авылы янында башлана, тамагы Түбән Кама шәһәреннән 7 км көньяк-көнбатыштарак. Озынлыгы — 270 км, бассейнының мәйданы — 5020 км². Төп кушылдыклары: Урман Зәе, Мәчкәрә, Зәй-Каратай, Урсала, Акташ, Шумыш, Имәнле елгалары. Зәй шәһәреннән 2 км төньяктарак, Урман Зәе белән кушылганнан соң елганың түбән агымы (55 км) Зәй дип атала. Су чыгымы Зәй районының Иске Пәлчикәү авылы янында 489м³/с (1979). Елга тамагында уртача еллык су агышы катламы 130 мм. Су агышы бик нык көйләнгән. Суның минеральләшүе 2000—3000 нән алып 5000—8000 мг/л га кадәр. Елга бассейнында Зәй сусаклагычы һәм Карабаш сусаклагычы урнашкан. Татарстан Республикасының табигать истәлеге (1978).
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.