Вишера елгасы
Ви́шера — Пермь өлкәсендәге елга, Каманың сул кушылдыгы (Кама сусаклагычына коя).
Озынлыгы — 415 км, елга бассейны мәйданы — 31 200 км².
Озынлыгы буенча Пермь өлкәсендә бишенче елга, Уралның иң матур елгаларының берсе.
Туенуы катнаш, күбесенчә кар суларыннан тора. Октябрь ахыры — ноябрь башында туңа, боздан апрель азагында ачыла.
- ↑ Ресурсы поверхностных вод СССР: Гидрологическая изученность. Т. 11. Средний Урал и Приуралье. Вып. 1. Кама / под ред. В. В. Николаенко. — Л.: Гидрометеоиздат, 1966. — 324 с.