Альберт Әсәдуллин (виолончелист)

Альберт Әхәт улы Әсәдуллин (рус. Альберт Ахатович Асадуллин; 16 октябрь 1949, Казан11 июль 2020, Казан) — музыкант (виолончелист), педагог[1], профессор. Россия Федераиясенең атказанган артисты (2006), Татарстан Республикасының халык артисты (2000). Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). Муса Җәлил (1987) һәм Габдулла Тукай (2002) исемендәге дәүләт премияләре лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе кафедра мөдире.

Тәрҗемәи хәле

1946 елның 16 октябренда Казанда туа. Казан дәүләт консерваториясен (1973), Ленинград консерваториясендә аспирантура (1976) тәмамлый.

Хез юлы

1980 елдан Казан дәүләт консерваториясендә виолончель сыйныфында укыта. 2000 елдан — профессор, 2010 елдан — альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире[2].

1980 елдан — Казан консерваториясенең кыллы квартеты (1996 елдан Татарстан Республикасының Дәүләт кыллы квартеты) виолончелисты.

2020 елның 11 июлендә Казанда вафат булган[3].

Иҗаты

Татарстан дәүләт кыллы квартеты белән Алмания, Франция, Финляндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була.

Түбән Новгородда (2005), Йошкар-Олада (2007), Яр Чаллыда (2007), Казанда (2000—2008) остаханәләр үткәрә[4].

Кыллы уен коралларында уйнаучыларның республика бәйгесе(Ижау, 2004), Түбән Новгород (2005), Казан (2006), Йошкар-Ола (2007), Яр Чаллы (2008) шәһәрләрендә узган бәйгеләрдә жюри әгъзасы була.

Аудиоязмалары

    • Классика ансамбльләре: Моцарт — Квартет Л.478, Дворжак — Фортепиано квинтеты op.81, Нарита — Хамабеноута. Токио: «Art Union Records», 1995 (CD);
    • «Токио-концерт»: Барбер — Адажио op.11, Шнитке — Фортепиано квинтеты, Рәшит Кәлимуллин — Квартет № 4, Асака — Лулабай. Токио: «Art Union Records», 1996 (CD);
    • Татар тынлы музыкасы, квартет һәм ир-ат тавышы өчен аранжировкада (солист — Д. Зәйнуллин). АКШ: San-Francisco University, 1997 (CD);
    • Рәшит Кәлимуллинның камера музыкасы: Кыллы квартетлар № 3, 4. Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD);
    • III халыкара «Европа-Азия» фестивале (Р. Ахиярова әсәрләре). Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD);
    • Татар квартет музыкасы. Казан, 2000 (CD). * Җан өчен музыка (Музыка души): Квартет миниатюралары. Казан: Барс-Медиа, 2005 (CD).

Шәкертләре

Хезмәтләре

  1. Миргородский А. С. Сонаты для виолончели (төзүчесе А. Ә. Әсәдуллин). Казан, 2004.
  2. Мой дядя самых высших правил. Китапта: Война и мир Афзала Хайрутдинова. Казан: КДК, 2009.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә