Ильяс Камал
Ильяс Камал (Ильяс Фәйзрахман улы Камал, рус. Илья Файзрахманович Камалов; 29 июль 1992, Санкт-Петербург) — композитор, виолончелист, музыкант, дирижёр. Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе (2024 елдан)[1], Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты (2014 елдан)[2], Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижёры (2019 елдан).
Тәрҗемәи хәле
Ильяс Камал 1992 елда Санкт-Петербург шәһәрендә татарлар гаиләсендә туа.
2007 елда И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятенә укырга керә. Биредә ул танылган виолончельче, Татарстан Республикасының халык артисты Лариса Маслова сыйныфында белем ала. Көллияттә укыган елларында ук Ильяс Камал музыка иҗат итә, төрле ансамбльләр өчен эшкәртмәләр ясый, Казан дәүләт консерваториясе профессоры, композитор Борис Трубиннан композиция дәресләре ала.
2011 елда Казан музыка көллиятен тәмамлап, укуын Казан дәүләт консерваториясендә дәвам итә. Биредә ул берьюлы ике факультетта: оркестр һәм композиция-музыка теориясе факультетларында белем ала. Аның остазлары арасында Татарстанның халык артисты, Россия Федерациясенең атказанган артисты, профессор Альберт Әсәдуллин, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе Борис Трубин, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов була.
2014 елдан Ильяс Камал — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең музыкаль-әдәби лекторие (рус. Филармонический музыкально-литературный лекторий) солисты. Филармония лекторие составында Татарстан һәм Россия Федерациясенең күп шәһәрләрендә концертлар белән чыгыш ясый.
2017 елдан — Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлекләре әгъзасы[3].
2019 елда Казан дәүләт консерваториясенең ассистентура-стажировкасын (иҗади җитәкчесе — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Виталий Харисов), шулай ук опера-симфоник дирижёрлык белгечлеге буенча Айдар Яруллин сыйныфын тәмамлый.
2019 елның октябрендә Ильяс Камал Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына баш дирижёр итеп билгеләнә[4].
2024 елдан — Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге рәисе[5].
Иҗаты
Ильяс Камал иҗатының зур өлешен камера-инструменталь һәм оркестр өчен язылган әсәрләр алып тора[6]. Композиторлык эшчәнлегеннән тыш, ул аранжировка остасы буларак та танылган. Ул — Татарстанның танылган коллективлары, шул исәптән, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры, «La Primavera» Казан камера оркестры[7], «Яңа музыка» камера оркестры, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры, «Sforzando» оркестры[8], Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Alqanat» рок-төркеме һәм башкалар өчен башкарылган йөзләгән оркестровка һәм эшкәртмә авторы.
Төп әсәрләре
- «Минем Такташ» камера операсы (Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы)[1];
- Илһам Шакировка багышланган симфоник поэма;
- виолончель һәм симфоник оркестр өчен концерт;
- альт-саксофон һәм симфоник оркестр өчен поэма;
- симфоник оркестр өчен «Бәйрәм рондосы»;
- «Сак-Сок канатларының сере» балалар мюзиклы[9];
- фортепиано өчен соната;
- альт һәм фортепиано өчен соната;
- торба һәм фортепиано өчен татар-башкорт фольклорына нигезләнгән «Идел-Урал» сюитасы;
- виолончель һәм фортепиано өчен биш эскиз;
- сигез виолончель өчен «Сихри сәфәр»;
- кыллы квартет өчен өч пьеса;
- кыллы оркестр өчен «Кыпчак увертюрасы»;
- төрле ансамбльләр өчен әсәрләр, җырлар, романслар.
Дирижёр-куючы буларак эшчәнлеге
- 2019, 18 май — «Минем Такташ» камера операсы. Рүзәл Мөхәммәтшин либреттосы, «Sforzando» фонды оркестры;
- 2019, 27 июнь — «Башмагым-jazz» мюзиклы. Җәүдәт Фәйзи музыкасы, Ильяс Камал аранжировкасы. К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры;
- 2019, 15 ноябрь — Артур Исламов һәм Эльза Заяриның «Бер сулышта» исемле концерт программасы. «„Болакта“ яшьләр театры» оркестры, Татар дәүләт филармониясе;
- 2019, 29 ноябрь — Аяз Гыйләҗев пьесасы буенча «Өч аршин җир» спектакле. Эльмир Низамов музыкасы (оркестр язмасының дирижёры). К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры;
- 2020, 1 октябрь — «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең музыкаль җитәкчесе һәм дирижёры;
- 2020, 19 ноябрь — «Полиционер» комедиясе (драматург Илгиз Зәйниев, режиссер Туфан Имаметдинов). К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры;
- 2020, 25 ноябрь — «Мадмуазель Нитуш» опереттасы. Яшел Үзән музыкаль театры сәхнәсендә К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры белән берлектә.
Педагогик эшчәнлеге
Ильяс Камал Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укыта. Ул — татар музыкасы кафедрасы педагогы[10].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Халыкара бәйгеләр лауреаты;
- Муса Җәлил премиясе (2021) — Татарстан Республикасы музыка сәнгате үсешенә керткән зур өлеше өчен[11];
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 Композитор — Татарстан Композиторлар берлеге (рус.). kompozitor.tatar. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
- ↑ Татар Дәүләт филармониясенең рәсми сайты/, archived from the original on 2017-09-16, retrieved 2017-09-11
- ↑ МузКарта — Ильяс Камал
- ↑ Ильяс Камал – ТР Композиторлар берлеге рәисе. magarif-uku.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
- ↑ Новым председателем Союза композиторов РТ был избран Ильяс Камал. Миллиард.Татар (13 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 гыйнвар 2026.
- ↑ Ильяс Камал биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
- ↑ Татарстанский музыкант и композитор Ильяс Камалов стал первым аранжировщиком «Абязов-фестиваля»
- ↑ «Кто понимает толк в музыкальной карьере, тот с нами», archived from the original on 2017-07-04, retrieved 2017-09-11
- ↑ В Уфе прозвучала премьера посвященной певцу Ильгаму Шакирову симфонической поэмы (рус.). Башинформ (5 апрель 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
- ↑ Новым председателем Союза композиторов... (рус.). Республика Татарстан (18 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
- ↑ Татарстанда Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары исемнәре билгеле. 2021 елның 20 апрель көнендә архивланган.
- ↑ Новым председателем Союза композиторов... (рус.). Республика Татарстан (18 декабрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.
- ↑ Заслуженный деятель искусств Республики Татарстан (рус.). Татарский государственный театр драмы и комедии имени Карима Тинчурина (11 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 9 август 2026.