La Primavera оркестры

La Primavera оркестры (La Primavera Казан дәүләт камера оркестры) — 1989 елдан Казанда иҗат итүче сәнгать коллективы, автоном мәдәният бюджет оешмасы. Сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры — Рөстәм Абязов.

Оркестр составы

  • Директор-баш дирижёр-сәнгать җитәкчесе — Рөстәм Абязов.
  • Башкарма директоры — Эльмира Галимова.
  • Беренче эскрипкәләр төркеме — 6 кеше (җитәкче Җәмил Шәрифуллин).
  • Икенче эскрипкәләр төркеме — 6 кеше (җитәкче Дмитрий Яковлев).
  • Альтлар төркеме — 4 кеше (җитәкче Николай Лаптев).
  • Виолончель төркеме — 3 кеше (җитәкче Гадел Закиров).
  • Контрабаслар төркеме — 2 кеше (җитәкче Василий Шипов).
  • Оркестр солисты (фортепиано, клавесиннар) — Елена Лось[1]

Тарих

  • 1989 елда оеша. Оркестрның оештыручысы, сәнгать җитәкчесе—баш дирижёры Рөстәм Абязов.
  • 2013 елның 1 мартыннан автоном мәдәният оешмасы, мөстәкыйль коллектив.

Репертуар

Оркестр репертуарында 1 200 әсәр, шул исәптән Көнбатыш Европа, Россия һәм татар композиторларының зур күләмле әсәрләре, оркестр миниатюралары (бароккодан алып джаз һәм рокны кертеп). Репертуарның күпчелек өлеше 24 компакт-дискта язылган.

Юбилей

Оркестрның 25 еллык юбилеена Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов KAWAI япон фирмасы рояле, оркестр музыкантлары өчен XVIII-ХIХ гасырда алман һәм француз осталары эшләгән 12 эскрипкә, 4 альт, 3 виолончель, контрабас алырга акча бирә. Казан мэры Илсур Мәтшин Казанның Бойничная урамында урнашкан, репетиция базасы булган бинага ремонт ясата.[2]

Уйнаган фестивальләре

Чыганаклар