Эльмира Галимова

Эльмира Мөнир кызы Галимова — композитор, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты, Муса Җәлил премиясе лауреаты (2013). Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы (2007); Россия һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы (2022), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2022). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры (2024)[1].

Тәрҗемәи хәле

1982 елда Яр Чаллы шәһәрендә туа. Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесын (теория, вокал бүлекләрен) (1996–2001) һәм Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (проф. Б. Трубинның композиция классы) (2001–2006) тәмамлый. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантурада укый, сәнгать фәннәре кандидаты (2014). Диссертация эәе Пермь (Сөлил, Ирән елгалары буе) татарларының традицион музыка мәдәниятенә багышланган.[2]

Хезмәт юлы

Иҗаты

Э. Галимова төрле Бөтенроссия, республика композиторлар бәйгеләре һәм фестивальләре җиңүчесе. Алар арасында: «Тургай» (1994-1999), «Туган жирем — Татарстан» (1997), «Таң йолдызы» (1997), «Чаллы былбылы» (1998), «Барлау» (1999), «Татарстан яшьләре» (2000), «Ягымлы яз» студентлар фестивале (2000).

2009 елда, музыка сәнгате өлкәсендә ирешкән иҗади уңышлары өчен, Россия Композиторлар берлегенең стипендиаты була. Шул ук елда, мәдәният һәм музыка сәнгате өлкәсендә күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен, Татарстан Республикасы Композиторлар берлегенең 70 еллыгы уңаеннан Мактау кәгазе белән бүләкләнә[3].

Иҗатының төп юнәлеше — классик музыка. Композитор «La Primavera» Казан камера оркестры, Казакъстанның Дәүләт симфоник оркестры, ТР дәүләт квартеты, «Мирас» инструменталь ансамбле, «Болгарлар» дәүләт җыр һәм бию ансамбле белән хезмәттәшлек итә. «La Primavera» белән берлектә Эльмира Галимова һәм дөньякүләм танылган композитор Беньямин Йосыповның (Исраил) уртак концерты була. «Фрески», «Симфоник аллегория» һәм «Небеса — зеркала» әсәрләрен «Татарстан композиторларының яңа музыкасы» программасы кысаларында ТР Дәүләт симфоник оркестры башкара.

Эльмира Галимованың әсәрләре төрле оркестрлар башкаруында, Мәскәү, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Краснодар фестиваленнән тыш, чит илләрдә: Казакъстан, Италия, Германия, Словакия, Австрия, Төркия, Көньяк Америка фестивальләрендә яңгырый һәм зур хөрмәт казана[4].

Күпсанлы эстрада өчен язылган җырлары бар. Аларның күбесен Илнар Гәрәев, Венера Шәмиева, Зәйнәп-Зөфәр дуэты җырлый.[5]

2024 елның 11 сентябрендә Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында үз әсәрләреннән төзелгән авторлык концертын тәкъдим итә[6].

Төп хезмәтләре

  • Флейта, кларнет һәм скрипка өчен «Трио-диалогия» (2009).
  • Флейта, кларнет, скрипка һәм фортепиано өчен «Күңел дәфтәрләре» (2009).
  • Саксофон һәм камера оркестры өчен «Этно-фантазия» (2010).
  • Дүрт бүлектән торган «Камера симфониясе» (2010).
  • Хор, укучы, камера оркестры өчен «Изге ядкәр» ораториясе (2010).
  • «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасы (либретто авторы Роберт Батуллин) (2011) (Г. Кариев театрында куелган).
  • «Дүрт стихия» симфоник картинасы (2011).
  • Флейта, кларнет, бәрмә һәм камера оркестры өчен «Инь-Янь».
  • «Сөембикә канаты» арт-операсы (2011) (Ф. Янышева либреттосы, Э. Галимова тәрҗемәсе).
  • Флейта, скрипка һәм фортепиано өчен «Күңел — кош» (2011; икенче редакциясе 2012).
  • «Борынгы көй» музыкаль-хореография картинасы (2011).
  • Тукайга багышланган «Ак канатлы шагыйрь» гимны (Мәскәүдә Тукай һәйкәлен ачканда уйнатыла, 2012).
  • «Симфоническая аллегория» оркестр өчен симфоник картина (2012).
  • Симфоник оркестр өчен «Увертюра» (2012).
  • «Небеса – зеркала» оркестр өчен симфоник картина (2013).
  • Баян һәм камера оркестры өчен «Рапсодия» (2013).
  • Орган һәм камера оркестры өчен «Музыкаль анимация» (2013).
  • Ике флейта һәм камера оркестры өчен «Диптих» (ике кисәк) (2013).
  • Флейта, виолончель, гармоника һәм табл өчен «Музыка-метафора» (2013).
  • «Мегаполис» камера оркестры өчен музыкаль картина (2014).
  • Балалар өчен «Әйт, әле күбәләк» музыкаль мистериясе (Г. Тукай әкиятләре буенча)- премьерасы Г. Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында 2014 елның 22 декабрендә була.
  • «Книга Деда Коркута» төрки эпосы буенча куелган «Айрыз Батыр»пьеса-әкиятенә музыка (2015).
  • К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында куелган «Беренче мәхәббәт» музыкаль комедиясе (2016).
  • С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры куелышында «Каракүз» музыкаль драмасы (2016).
  • «Жизнь под знаком Маугли» симфоник картинасы. (2016).
  • Буа драма театры куелышында «Афәрин, Артист» музыкаль драмасы (2017).
  • Камера оркестры өчен «String extravaganza».

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Өр-яңа академик музыканы пропагандалау белән шөгыльләнүче Халыкара заман музыкасы җәмгыяте (ISCM) дөньяның иң яхшы композиторлары исемлегенә кертеп, Э. Галимованың әсәрләрен халыкара фестивальдә яңгырата.

Сылтамалар